news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Италия татарлары татарча диктантны "Татар-информ" аша онлайн язган

Акциядә Модена, Реджио Эмилия, hәм Болонья шәhәреннән татарлар катнашкан.

(Казан, 31 октябрь, "Татар-информ"). Италиядә яшәүче милләттәшләребез "Татарча диктант" акциясенә быел беренче тапкыр кушылды. Алар белемнәрен "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган онлайн диктант ярдәмендә тикшерә алды. Бу хакта Италия татарлары диаспорасының социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр ителә. 
 
"Taтар-информ" аша онлайн диктант яздык. Диктант язу җиңел булды, чөнки спикер бик акрын сөйләде. Билгесе кызык тугел, максатыбыз Италиядә яшәүче татарларның тел өйрәнудә мотивация булдыру. Диктантта Модена, Реджио Эмилия, hәм Болонья шәhәренән татарлар катнашты. Өч кеше онлайн язды", - диелә хәбәрдә. 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot