news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Италия татарлары Рөстәм Миңнеханов белән очрашуга әзерләнә

Татарстан Президенты белән очрашуда алар телемедицина проектын гамәлгә ашыруда ярдәм сорарга тели.

(Казан, 11 декабрь, “Татар-информ”, Рәмис Латыйпов, Гөлнар Гарифуллина). Италия татарлары Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуга әзерләнә. Иртәгә, республика җитәкчесенең Италиягә эш сәфәре кысаларында, Милан шәһәренең “Фосизн” отелендә татар диаспорасы вәкилләре белән очрашуы көтелә. Очрашуга ничек әзерләнүләре турында “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына диаспора президентының урынбасары Алсу Гомәрова сөйләде.

Ул очрашуда Италия татарлары җәмгыяте президенты Лилия Шәйхиева, берничә җырчы – барлыгы 20ләп кеше катнашачагын әйтте. Концерт программасында Рафис Хөснетдинов һәм Леонард Гайсин кебек җырчылар чыгыш ясавы көтелә.

“Без Рөстәм Миңнеханов белән очрашу барышында үзебездә нинди чаралар уздырылганы турында сөйлиячәкбез. Татарстан белән бизнес-хезмәттәшлек мөмкинлекләрен барлаячакбыз. Безгә Татарстаннан мораль ярдәм кирәк булачак. Мәсәлән, без телемедицина проектын алга этәрергә телибез. Владимир Путин табибларның пациентларга читтән торып хезмәт күрсәтә алырлык проект кабул итте. Мәсәлән, Италиядә яшәүче татарлар Татарстан табибларыннан читтән торып югары квалификацияле ярдәм алырга тели, чөнки Татарстан, гомумән, Россия табиблары югары бәяләнә. Без Рөстәм Миңнехановтан шушы проектны гамәлгә ашыруда ярдәм сорарга телибез. Безгә финанс ярдәме түгел, ә күбрәк мораль булышлык кирәк”, – ди Алсу Гомәрова.

Телемедицина буенча проектны тормышка ашыру өчен, Италиядә анализлар һәм мәгълүмат алмаша алырлык система эшләгәннәр. “Шушы система ярдәмендә без Татарстан медицинасын бөтен Европа татарлары белән берләштерә алачакбыз”, – ди алар.

Моннан тыш, очрашуда катнашучылар татарча белем бирү, сәүдә өлкәсендә эшне гадиләштерү һәм башка мәсьәләләр буенча тәкъдимнәрен җиткерергә ниятли. Очрашуда катнашучылар “Туган тел” җырын да җырларга җыена.

Алсу Гомәрова Италиядә барлыгы күпме татар яшәгәнен төгәл әйтә алмады. Түбән Новгородтан, Самарадан, Себердән килгән татарлар күп, берничә мең татар бардыр. Аның сүзләренчә, әле киләсе елга аларның Сабан туе уздыру нияте дә бар икән.

“Безнең әле моңа кадәр Сабан туе оештырган юк иде. Австрия, Бельгия, Швейцария, Франция диаспоралары белән чагыштырганда, безнең оешма әле чагыштырмача яшь. Монда эмигрантлар күп булуга карамастан, көчле диаспора юк иде. Әле берләштереп кенә киләбез”, – ди ул. Татарча сөйләүгә килгәндә, Алсу Гомәрова Татарстаннан килгән татарларның татарча чиста сөйләшүен билгеләп узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100