news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Италия Сабан туенда җырчы Айдар Сөләйманов парашют белән сикергән
Италиянең Болонья шәһәрендә беренче тапкыр узган Сабан туенда Татарстан артистлары катнашкан.
Скопировать ссылку
(Казан, 22 июнь, "Татар-информ"). Италиянең Болонья шәһәрендә беренче тапкыр узган Сабан туенда танылган артист Айдар Сөләйманов парашют белән сикергән. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына Италиядә Татар диаспорасы рәисе Лилия Шәйхиева хәбәр итте.
Бәйрәм Молинелла аэродромында узган. Тамашачылар каршында Бөтенроссия бәйгеләре лауреаты, опера җырчысы Алисә Мамина да чыгыш ясаган.
Татарларга ярдәм йөзеннән рус диаспорасының "Русская душа" ансамбле, Перу диаспорасының "Ялсури" ассоциациясе, Италиянең "La Mucca" бию коллективы катнашкан. Аларның репертуарында 50 дән артык Латын Америкасы биюе бар. Сабан туенда алар шуларның кайберләрен башкарган.
Шулай ук Гарәп Әмирлекләре, Франция вәкилләре дә милли бәйрәмдә катнашкан.

Кунакларны чәк-чәк, вак бәлеш, пәрәмәч, өчпочмаклар белән сыйлаганнар. "Кунаклар кечкенә очкычларда очты. Балаларга бассейн куелган иде",- диелә хәбәрдә.
Айдар Сөләйманов һәм Дубайда татар-башкорт Ассоциациясе рәисе Мөхәмәд Шәнгәрәй парашют белән сикергән.
Шулай ук чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү, аркан тарту, йомырка белән йөгерү кебек уеннар да оештырылган.


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot