Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
IT-юнәлешләр буенча укытуны Татарстан беренчеләр рәтендә сыный
Россиядә цифрлы укыту юнәлешендә сынау оештырыла торган биш төбәктә яшәүчеләр гариза язып, тест уза ала.
(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). «Цифрлы укытуның шәхси сертификатларын кертү» проектына Россиянең биш субъекты: Татарстан, Башкортстан, Саха республикалары, Ростов һәм Тула өлкәләре сайлап алынган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстанның цифрлы үсеш, информацион технологияләр һәм элемтә министры урынбасары Радик Гыйсмәтов әйтте.
«Башта бик зур конкурс булды. Татарстан инновацион төбәкләрнең берсе буларак бу сынауны узды һәм хәзерге вакытта IT-юнәлешләр буенча укытуда апробация эшләрен башлап җибәрде», — Радик Гыйсмәтов.
Әлеге проект кысаларында барлыгы 22 юнәлештә укыту күзаллана. Теләге булган һәркем гариза яза һәм тест уза. Шуннан соң ул сертификатны куллана ала. Катнашучыларның белем дәрәҗәсе мөһим түгел. Ул гуманитар яки техник юнәлешендәге урта яисә югары белемле булырга мөмкин.
«Үз уку-укыту программалары булган белем бирү учрежденияләренә безнең IT-университет методик ярдәм күрсәтә. Без аның формаль рәвештә тормышка ашырылуына түгел, ә сыйфатына басым ясыйбыз. Нәкъ менә сынау вакытында цифрлы укытуның бөтен хаталарын һәм проблемаларын ачарга ниятлибез». — диде Иннополис университеты проректоры Бариев Искәндәр.
Иннополис университет әлеге проектның региональ операторы булып тора. Биредә бердәм элемтә үзәге эшли: 8(843)203-95-22
На правах рекламы
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз