news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ит сатучыларның һәр өченчесендә документлар булмавы ачыкланган

Ит продукциясенең гигиена нормасы таләпләренә туры килү-килмәвен Роспотребнадзор тикшергән.

Ит сатучыларның һәр өченчесендә документлар булмавы ачыкланган
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 2 март, «Татар-информ»). 2018 елда тикшерелгән һәр өченче сатучыда ит продукциясен каян алынуы, сыйфаты һәм куркынычсызлыгы турындагы документлар булмаган. Бу турыда Роспотребнадзор оешмасына сылтама белән ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Роспотребнадзор ит продукциясен гигиена нормасы таләпләренә туры килү-килмәвен тикшергән. Былтыр беренче ярты елда 150 тонна ит яраксыз дип табылган.

“2017 елда тикшерелгән һәр бишенче объектта ит продукциясенең каян алынуын, сыйфатын һәм куркынычсызлыгын раслаучы документлар булмаган килеш сатылуын ачыкланган. 2018 елда мондый фактлар тикшерелгән һәр өченче объектта ачыкланган", - диелгән хәбәрдә.

Роспотребнадзор мәгълүматлары буенча, 2018 елда 400 тоннага якын ит һәм ит продукциясе әйләнештән алынган, ә 2017 елда бу күрсәткеч 300 тонна булган. 

“Ел саен бракка чыгарылган продукциянең чама белән 90 проценты азык-төлек чималына туры килә”, - диелгән ведомство хәбәрендә.

Тикшерү нәтиҗәләре ветеринария һәм башка документлары булмаган килеш сатыла торган ит продукциясе күләме артуын раслаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100