news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

It-программалар, кызыклы өй эшләре – “Акыл фабрикасы”ннан татар теле дәресләренә яңа караш

“Татарча мәгариф: яңа караш” темасына чираттагы "Акыл фабрикасы" мәктәбендә татар теле дәресләренә яңа укыту методикаларын тәкъдим иттеләр.

(Казан, 19 ноябрь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Кичә Казан шәһәренең IT-паркында “Татарча мәгариф: яңа караш” темасына чираттагы «Акыл фабрикасы» белем бирү һәм проектлар төзү мәктәбе узды. Чарада татар теле укытучылары, мәктәп директорлары, галимнәр һәм студентлар катнашты.

“Акыл фабрикасы”ның “Татарча мәгариф: яңа караш” очрашуының төп спикеры Казанның 2 нче лицей-интернатның татар теле һәм әдәбияты укытучысы, “Сәлам” яңа буын дәреслеге авторларының берсе Рашат Якупов “Татар теле дәресенә нәрсәләр кирәк?” темасына заманча һәм кызыклы дәрес үткәрү үрнәген күрсәтте. Рашат Якупов фикеренчә, балада укытучыга, дәрескә, телгә мәхәббәт уянырга тиеш. Икенче эш булып Рашат Якупов игътибарны аралашуга юнәлдерергә куша. Укытучы коллегаларына дәресләргә заманча, укучыларга кызыклы булган темалар сайларга кушты. Рашат Якупов грамматиканы үз дәресләрендә максат итеп куймый, әмма аның кирәклеген дә аңлый. Шулай ук ул кызыклы өй эшләре бирергә дә тәкъдим итә.

“Сәлам” яңа буын дәреслеге авторы үз китабы һәм Мещерякова методикасы белән таныштырып китте. “Акыл фабрикасы” кунакларына методиканы гамәлдә күрсәтер өчен, Рашат Якупов “Татар-информ” төшергән видеоязманы кулланды. Бу методикада балалар татар телен җыр, бию, табышмаклар, уеннар аша өйрәнә. Методика башлангыч сыйныф балаларына укытыла һәм грамматиканы беренче урынга куймый.

“Сәлам” дәреслеге укытучы эшен җиңеләйтүгә, дәресләрне кызыклы итү өчен юнәлдерелгән. Бу дәреслек Мәгариф министрлыгы соравы буенча рус телле төркемнәр өчен эшләнелгән.

“Миңа инглиз теле дәресен укытырга өйрәнер өчен 5 минут җитә. Татар телендә сыйфатлы дәрес бирер өчен әзерләнергә бик күп вакыт кирәк. “Сәлам” дәреслегеннән укытучы үзенең сыйныфына туры килерлек күнегүләрне генә сайлый: күнегү бик җиңел икән, ул аны бирми. Шулай ук укытучыларга ярдәмгә карточкалар да әзерләдек”, - дип сөйләде дәреслекнең авторы Рашат Якупов.

“Баласити” халыкара мультилингваль мәктәбенең программасы җитәкчесе Мэтью Эштон Үзенең телләрне укыту методикасы белән бүлеште.

“Телне укыту үзенчәлек түгел. Казанда инглиз, татар, рус һәм башка телләрдә дә укыталар. Укыту уңышлы яки уңышсыз була ала. Без укытуны уңышлы дип, бала ул телдә сөйләшә башласа гына әйтә алабыз. Минем укыту тәҗрибәсендә инглиз телендә сөйләшүчеләр дә, сөйләшә алмаучылар да булды”, - диде “Баласити” халыкара мультилингваль мәктәбенең программасы җитәкчесе Мэтью Эштон.

Мэтью Эштон “Баласити”га килгән укучыларның 50% гына беренче сыйныфка инглиз телен белеп килүе, ә калганнарының тиз арада гына телгә кызыксыну уянуы турында әйтте.

“Инглиз теле дәресләрендә бар материал да инглизчә генә өйрәтелә. Әгәр дә бала аңламый икән, без башка телгә күчмибез, ә аңа ымнар, ишарәләр белән аңлатырга тырышабыз. Татар теле дәресләрендә дә укыту татар телендә барырга тиеш. “Баласити”да укытучыларның үзләренең статусы бар. Минем белән алар бары тик инглизчә генә сөйләшә ала. Мин татарча да, русча да аңласам да, инглизчә генә җавап бирәм. Укытучылар дәресләрне “укытырга кирәк бит” дип үткәрергә тиеш түгелләр. Балалар бу телне кулланырга, аның белән баш миен үстерергә тиеш”, - диде ул.

Методикасын тәмамлап, инглиз галиме укытучыларга укучылар алдына максат куярга киңәш итте.

“Балалар телне өйрәнсен дисәгез – аңа максат куегыз һәм шул максатка ирешү өчен юлларын күрсәтегез”, - диде Мэтью Эштон.

Иннополис мәктәбенең 1 нче квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Альберт Сәмигуллин да төрле кушымталар кулланып татар теле дәресләрен укыту үрнәген күрсәтте. Яшь укытучы дәресендә AutoRap кушымтасын кулланып, балаларда заманча татар телендәге җырларга һәм телгә мәхәббәт уята.

Казанның 4 нче гимназия-интернатының татар теле укытучысы Эльза Нәбиуллина дәрестә куллана алырлык татар проектлары белән таныштырды. Яшь укытучы үз дәресләрендә күпчелеге “Гыйлем” һәм “Әлбәттә” проектларын куллануны әйтте. Аның дәресләренең төп максаты – балаларны татар телендә сөйләшергә өйрәтү.

“Акыл фабрикасы” ахырында тәкъдимнәр яңгырады. Тәкъдимнәр арасында татар теле укытучыларына it технологияләр буенча бушлай курслар уздыру, укытучыларның хокукларын яклый торган махсус юрист булдыру, Дәүләт оешмаларында ике телне дә белү һ.б. киңәшләр дә бар иде.

“Акыл фабрикасын Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты оештырды.

Белешмә: Белем бирү һәм проектлар мәктәбе – «Акыл фабрикасы» башка регионнардан, чит илләрдән килгән сәләтле, актив татар яшьләре, оешма җитәкчеләре өчен интенсив мәктәп. Татарстанның алдынгы спикерлары һәм экспертлары - «Акыл фабрикасы» мәктәбенең лекторлары. Мәктәп кысалырында уртак проектларны үстерү буенча семинарлар, интерактив мәйданчыкларның төзүчеләре белән воркшоплар уза. Шулай ук иҗтимагый стратегик сессия, төркемле эшләр үткәрелә. Проектның төп үзенчәлеге – чаралар Татарстан Республикасының ике дәүләт телендә үтә. Мәктәпне узучыларга лицензияле сертификат тапшырала. Белем бирү мәктәбе «Акыл фабрикасы» «Тарих һәм туризм», «Бала үсеше һәм тәрбия», «Балалар телевидениесе», Новосибирск һәм Әстерхан шәһәрләрендә «Этномәдәни проектларның менеджменты» һ.б. темаларга уздырылды.

111

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100