Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
IT-паркта Бөтенроссия стартап-турының Казан этабы башланды
Ачылыш тантанасында ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм “Сколково” фонды президенты киңәшчесе Пекка Вильякайнен катнашты
(Казан, 3 март, «Татар-информ», Алсу Сафина). Бүген IT-паркта Бөтенроссия стартап-турының Казан этабы башланды, ул ике көн дәвам итәчәк. Ачылыш тантанасында ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм “Сколково” фонды президенты киңәшчесе Пекка Вильякайнен һ.б. катнашты.
Республика Хөкүмәте башлыгы «Сколково» фондына чараны оештырган өчен рәхмәт белдерде.
“Бүген залда, татарстанлылардан тыш, Россиянең Самара, Сарытау, Ульяновск өлкәләре, Мари Эл, Чувашия, Удмуртия республикаларыннан да катнашучылар булуы күңелле, - дип ассызыклады И.Халиков. – Сезгә ышаныч белдерүегез өчен рәхмәт. Бу очрашу яхшы элемтәләр урнаштыру мөмкинлеге бирер дип ышанам”.
Татарстан Премьер-министры, берничә ел элек күп кенә яшь эшмәкәрләр мәйданчыклар, преференцияләр, дәүләт белән үзара элемтә кирәк дип әйттеләр, дип ассызыклады. Бүген боларның күбесе бар. Шуңа күрә ул Бөтенроссия стартап-турының Казан этабында катнашучыларны хәзер проектларны гамәлгә кую һәм Россиядә генә түгел, ә аннан читтә дә таныту буенча тәкъдимнәр белдерүләрен сорады.
“Күп кенә эшмәкәрләр Казанда яки Россиядә иң яхшысы булу җитә дип уйлый, әмма бу алай түгел – сез үз проектыгызны, продуктыгызны дөньяда иң яхшысы итү турында уйларга тиеш”, - дип билгеләп үтте “Сколково” фонды президенты киңәшчесе Пекка Вильякайнен. Аның сүзләренә караганда, аерым алганда, моның өчен чагыштырма анализ ясау зарур. “Сезгә эшчәнлек башлаганчы ук дөньякүләм көндәшләр турында барысын да белергә кирәк”, - дип саный ул.
Стартапның бурычы – акча эшләү, дип ассызыклады Пекка Вильякайнен. “Россиягә ун меңнәрчә яңа эшмәкәр һәм йөз меңнәрчә эш урыннары кирәк, алар эре предприятиеләрдә булдырылачак”, - дип билгеләп үтте ул. Спикер чарада катнашучылар, үз презентацияләреннән тыш, бер-берсеннән өйрәнәчәкләр, дип өметләнә.
“Сколково” фонды президенты киңәшчесе сөйләвенчә, 2-3 июньдә 10 мең эшмәкәр һәм инвестор Мәскәүгә "Startup Village"га чакырылачак. “Әлбәттә, анда бу ярышларда җиңүчеләр барачак. Әмма "Startup Village" - эшмәкәрлек белән кызыксынучыларның барысы өчен дә”, - дип өстәде ул.
Казан этабы конкурс һәм өйрәтү өлешеннән тора. Бөтенроссия стартап-тур кысаларында семинар, мастер-класс, презентацияләр узачак. Пекка Вильякайнен да бер мастер-класс үткәрәчәк.
Фәнни-техник өлкәдә Кече предприятиеләрне үстерүдә ярдәм итү фонды, әгәр проект элек старт программасында катнашмаган булса, һәр җиңүчегә 1 млн сум акча бирә.
Искәртеп узабыз: быел стартап-тур Россиянең 10 төбәгендә (әлегә кадәр Ростов-на-Дону, Томск, Түбән Новгородта булган, Казаннан соң - Екатеринбург, Санкт-Петербург, Владивосток, Красноярск, Уфа, Мәскәү өлкәсе), шулай ук беренче тапкыр Россиядән читтә – Астана (Казакъстан) һәм Минскида (Беларусь) да уздырыла.
фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз