news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ИТ-парк директоры: “Казанда ИТ-паркның тагын бер мәйданын ачуга ихтыяҗ юк”

Директор әйтүенчә, бәлки, бу ният башка төбәкләдәр гамәлгә ашар.

(Казан, 23 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Казанда ИТ-паркның тагын бер мәйданын ачуга ихтыяҗ юк. Бүген бу хакта ИТ-паркның 5 еллыгына багышланган матбугат конференциясендә ИТ-парк директоры Антон Грачев хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, Казан ИТ-паркы 100 процент дәрәҗәдә тулгач, тагын берничә мәйдан булдыру идеясе туган булган, тик ул Иннополиста булачак. “Иннополиста технопарк эшләячәк. Казанда тагын бер ИТ-парк ачуның мәгънәсен күрмибез”, - дип белдерде Антон Грачев.

Директор әйтүенчә, бәлки, бу ният башка төбәкләдәр гамәлгә ашар.

news_right_1
news_right_2
news_bot