news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

IT-парк бизнес-инкубаторын халыкара аренага чыгару нияте бар

Бүгенге көндә IT-парк бизнес-инкубаторы резидентлары булып, 55 проект санала

(Казан, 23 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казанда IT-паркта технопарк эшчәнлегенә биш ел тулуга багышлап оештырылган матбугат конференциясе узды. ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм IT-парк директоры Антон Грачев IT-паркның биш ел эчендә ирешкән казанышлары, эш күрсәткечләре турында сөйләделәр. Антон Грачев бизнес-инкубатор эшчәнлегенә аерым тукталды.

Директор сүзләренчә, IT-паркта Россиядәге иң зур бизнес-инкубатор эшли. Аның гомуми мәйданы 3 мең кв.м, ул төбәктә IT-компанияләр санын арттыру буенча стратегик бурычны күздә тота. “Бизнес-инкубатор Казанда IT-парк эшчәнлегенә нигез салынганнан соң, ике ел вакыт узгач ачылды”, - дип белдерде Антон Грачев.

Бизнес-инкубатор ачылган вакыттан, ягъни, 2011 нче елның 26 апреленнән башлап, җәмгысе 26 конкурс нигезендә сайлап алу үткәрелгән (14 – Казанда һәм 12 – Яр Чаллыда). Аларга Россиянең 20 төбәгеннән һәм якын чит илләрдән 2700 дән артык заявка тапшырылган. 270 проект IT-парк бизнес-инкубаторы резидентлары статусын алган. Һәр стартап экспертларның катгый сайлавы аша узган.

Бүгенге көндә IT-парк бизнес-инкубаторы резидентлары булып, 55 проект санала, аларның 28е – Казанда һәм 27се – Яр Чаллыда. Өч ел эчендә стартаплар тарафыннан җәлеп ителгән инвестицияләр 350 млн сумнан артып киткән.

“Бизнес-инкубаторда барлыгы 70 тән артык компания-стартап урнаша ала. Бу компанияләр Татарстаннан гына түгел, бизнес-инкубатор проектлары бөтен Россиядән җыелган. Бүгенге көндә без Украина, Литва, Казакъстан, Беларусь, Сербиядән заявкалар алабыз”, - дип белдерде Антон Грачев.

Аның әйтүенчә, әлегә проектлар булдыруда рус телендәге экспертиза тәкъдим ителә. “Безнең максат – инглиз телендә экспертиза булдырып, халыкара дәрәҗәгә чыгу. Бизнес-инкубаторның идарә командасы инглиз телендә ирекле сөйләшә һәм бу практиканы гамәлгә кертүгә әзер. Шул рәвешле, белем бирү курслары рус телендә генә укылмаячак. Якындагы ике елда IT-парк бизнес-инкубаторын халыкара аренага чыгарырбыз дип уйлыйм”, - дип белдерде Грачев.

Россиянең башка төбәкләрендә перспективалы стартап-проектлар эзләү һәм аларны Татарстанга җәлеп итү өчен, бизнес-инкубатор ел саен “Стартап Сабантуй” экспедициясен үткәрә. Өч ел эчендә экспедиция Россия һәм БДБ илләренең 39 шәһәрендә булып, 1200 дән артык проектны күздән кичергән. 2014 нче елда узган экспедиция нәтиҗәләре буенча, “Где запчасти”, “Народная почта”, “Маугли” стартап-командалары Яр Чаллыдагы IT-парк резидентлары сафына өстәлгән.

Бизнес-инкубаторны тәмамлаучылар ил күләмендә һәм ерак чит илләрдә үз эшләнмәләрен гамәлгә кертә. Аеруча уңышлы проектлар арасыннан хирургия операцияләре симуляторын җитештерүче “Эйдос”компаниясен һәм Россиянең 17 төбәгендә кулланыла торган “Автодория” системасын атап узарга була. “Безнең бизнес-инкубаторның төп максаты – Татарстан территориясендә яңа бизнесларны булдыру. Без биредә барлыкка килгән ширкәтләрнең үсеш алып, республикада калуын телибез. Казан бизнес-инкубаторында 2010-2011 нче елларда булган күп кенә компанияләр биредә калды”, - дип билгеләп узды Антон Грачев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100