news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

IT-компанияләргә ташламалы кредит бирү мөмкинлекләре арттырыла

Россия хакимияте софт җитештерә торган компанияләргә ташламалы кредит алу мөмкинлеген арттыра, оешмалар бу акчаны белгечләргә түләү һәм элеккеге чыгымнарны каплау өчен тота ала. Бу хакта Россия Премьер-министры Михаил Мишустинга сылтама белән РИА Новости яза.

«Президент чит илдә җитештерелгән программа тәэминатыннан бәйсезлек булдырырга кушты. Моның өчен үзебезнең софт җитештерүчеләргә булышуны дәвам итәбез. Хөкүмәт компанияләргә яңа проектларны тормышка ашыру өчен иң югары еллык ставкасы 3 процент булган ташламалы кредит алу мөмкинлеген арттыра. Хәзер аларны IT-бизнес өчен каралган салым переференцияләрен кулланмаган, шулай ук киметелгән иминият взносларына хокукы булган аккредитацияләнгән оешмалар терки ала. Элек бу шарт мәҗбүри иде», – диде Мишустин.

Премьер-министры кредит акчасы белгечләргә түләү, элеккеге чыгымнарны каплау өчен тотылырга мөмкин, диде. Премьер сүзләренчә, әлеге үзгәрешләр аркасында тагын да күбрәк эшмәкәр дәүләт ярдәмен куллана һәм заманча, кирәкле продукт эшләп чыгара алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100