news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Җитәкчеләргә инвесторлар белән ныклы элемтәне җайга салырга тәкъдим ителгән

Җитәкчеләргә инвесторлар белән ныклы элемтәне җайга салырга тәкъдим ителгән

(Казан, 1 февраль, "Татар-информ", Ирина Игнатьева). Бу көннәрдә республиканың авыл хуҗалыгы предприятиеләренең 100дән артык җитәкчесе Татар кадрларны яңадан әзерләү һәм агробизнес институты базасында стажировка үтте. Җитәкчеләргә лекцияләрне әлеге институт һәм ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре укыды һәм хуҗалык җитәкчеләренә бюджеттагы һәм әйләнештәге акчаны рациональ, банк кредитларын кыюрак кулланырга, шулай ук инвесторлар белән ныклы элемтәне җайга салырга тәкъдим итте.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исәпләүләре буенча, бүген басуның һәр гектарына 1700 сум сарыф итәргә кирәк, киресенчә булган очракта зур уңыш алып булмаячак. Әмма агросәнәгать комплексы предприятиеләренең бу кадәр акчасы юк. Шуңа күрә, аларга инвесторлар белән ныклы элемтә урнаштырырга тәкъдим ителгән. Уртак эшчәнлеккә эре предприятиеләрне җәлеп итү мәҗбүри түгел, ә республиканың һәр районында табып була торган шәхси инвесторлар белән эш итү отышлырак булыр.

news_right_1
news_right_2
news_bot