Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
IT-эксперт Кусков телефон мошенниклары турында сөйләде
Бүген мошенникларны тану ысулы бик гади - алар үзләрен полиция, Федераль иминлек хезмәте, прокуратура хезмәткәре дип таныштырачак, әмма бу ведомстволар беркайчан да гражданнарга гадәти номерлардан шалтыратмаячак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Telecom Daily генераль директоры Денис Кусков хәбәр итте.
«Сезгә дәүләт хезмәтләре, төрле челтәр операторлары исеменнән шалтыратырга, шулай ук үзен хокук саклау органнары һәм төрле дәүләт ведомстволары хезмәткәрләре дип таныштырырга мөмкиннәр. Әгәр сез беркая да мөрәҗәгать итмәгәнегезне беләсез икән, элемтәгә кермәгез», – дип сөйләде Кусков.
Эксперт сүзләренчә, телефон аферистлары белән сөйләшүне күңел ачу өчен дә дәвам итәргә кирәкми.
«Әгәр бу полиция һәм башка дәүләт оешмалары, шул ук судлар хезмәткәрләре икән, сезгә гади повестка җибәрәчәкләр, бернәрсәне дә катлауландырырга кирәкми», - дип ышандырды ул.
Шулай ук Кусков шикле номерларны яңадан тикшерү өчен ведомстволарның яки оешмаларның рәсми сайтларына кереп, шалтыратуларның дөреслегенә инанырга мөмкин, дип хәбәр итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз