news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

IT-белгечләр өчен көзге чакырылышны кичектерүне сорап гаризалар кабул ителә башлады

Россиянең IT-компанияләре көзге чакырылыш кысаларында үз хезмәткәрләрен хәрби хезмәткә барудан кичектереп тора ала. Гаризалар дәүләт хезмәтләре сайтында 11 августка кадәр кабул ителә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Ведомствода искәртүләренчә, армиядән кичектерү хокукы Россия гражданлыгы булган, махсус белгечлекләр исемлеге буенча югары белемгә ия, аккредитацияләнгән IT-компанияләрдә хезмәт килешүе буенча 11 айдан да кимрәк эшләмәүче 18-27 яшьлек ир-атларга бирелә.

«Компания 2022 елның 11 августына кадәр аккредитация алырга тиеш. Әгәр хезмәткәрнең стажы 11 айдан азрак икән, эш бирүче аның укуын тәмамлаганнан соң бер ел эчендә эшкә урнашуына инанырга тиеш», - дип искәрттеләр министрлыкның матбугат хезмәтендә.

Гаризалар 31 августка кадәр Саклану министрлыгына җибәреләчәк, хәлиткеч карарны чакырылыш комиссиясе кабул итәчәк.

Повестка алганнан соң гражданин, хәрби комиссариатка килеп, хәрби хезмәткә барудан кичектерү хокукын расларга тиеш.

ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгында искәртүләренчә, язгы чакырылышта Татарстан мондый хокукны алган белгечләр саны буенча лидерлар арасына кергән. «Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, бу хокуктан 366 кеше файдаланган.

Шунысын да искәртик: IT-белгечләр өчен хәрби хезмәткә барудан кичектерү хокукы Россия Президенты Владимир Путин указы белән бирелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100