news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

IT-белгечләр: Интернетта татар телен үстерү өчен аны ешрак кулланырга кирәк

«Зур акчалар түгеп татарча Тик-ток ясарга була, ләкин шул сумманы Тик-токта сыйфатлы сәхифәләрне тормышка ашыруга куллансаң, нәтиҗәсе яхшырак булачак», — диде Татарстанның элемтә министры урынбасары Радик Гыйсмәтов.

IT-белгечләр: Интернетта татар телен үстерү өчен аны ешрак кулланырга кирәк
Салават Камалетдинов

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). «Акыл фабрикасы» форумы кысаларында фикер алышкан IT-белгечләр интернетта татар телен үстерү өчен аны ешрак кулланырга кирәклеген әйтте.

Бүген «Ачык университет”ның «Акыл фабрикасы» форумы кысаларында цифрлаштыру өлкәсендәге экспертлар «IT һәм татар проектлары» темасына фикер алышты. Сүз интернетта татар телле программаларның кирәклеге һәм кулланышы турында барды.

Фикер алышуда Татарстанның элемтә министры урынбасары Радик Гыйсмәтов, КАИның үстерү һәм цифрлы трансформация буенча проректоры Айрат Хәсьянов, Россия инновацион төбәкләр ассоциациясенең Төбәк инновацион проектлар фонды җитәкчесе Динар Насыйров һәм башкалар катнашты.

«Бүгенге көндә интернетта татар телен кулланылышка кертеп җибәрә алырлык платформалар бик күп, ләкин иң зур проблема — аларны сыйфатлы эчтәлек белән баету. Зур акчалар түгеп татарча Тик-ток ясарга була, ләкин шул сумманы Тик-токта сыйфатлы сәхифәләрне тормышка ашыруга куллансаң, нәтиҗәсе яхшырак булачак», — диде Татарстанның элемтә министры урынбасары Радик Гыйсмәтов.

Экспертлар фикеренчә, акча булса, татар телендә теләсә нинди программаны ясарга мөмкин. Ул киң кулланылышка кереп киткән очракта гына башлангыч этапта керткән акчаны аклачак. Акланмый торган проектка программистларның кызыксынуы түбән. Интернетта татар телен үстерү өчен белгечләр аны ешрак кулланырга өнди.

Татарча «Википедия» булдырылды, ләкин аның кулланылышы башка телләр белән чагыштырганда күпкә түбәнрәк. «Аны актив кулланырга кирәк, чөнки онлайн тәрҗемә итү программалары күп сүзләрне шуннан ала. Интернетта татар теленең кулланышы зуррак булган саен, программистларның татарча кушымталар ясарга кызыксынуы артачак», — диде Радик Гыйсмәтов.



Галерея: Акыл фабрикасының «IT һәм татар проектлары мәйданчыгы» лекциясеннән фоторепортаж
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100