news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

IT-белгеч: Уку йортлары миллион программист чыгарса, барысына да эш булачак

Глобаль икътисад шартларында IT-белгечләр арасында көндәшлек тә зур.

IT-белгеч: Уку йортлары миллион программист чыгарса, барысына да эш булачак
Салават Камалетдинов

(Казан, 15 ноябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). КАИның үстерү һәм цифрлы трансформация буенча проректоры Айрат Хәсьянов Россиядә программистларга дефицит елына миллион кешене тәшкил итүен әйтте.

«Татарстанда IT-белгечләргә хезмәт урыннары эш эзләүчеләргә караганда дүрт тапкырга зуррак. Россиядә программистларга ихтыяҗ зур. Уку йортлары миллион программист әзерләп чыгарса, барысына да эш булачак. Әгәр дә сез программалар яза беләсез икән, барып чыккан алгоголик булмасагыз, кимендә җиде көн эчендә эш таба алачаксыз», — диде Айрат Хәсьянов «Акыл фабрикасы» форумы кысаларында ясаган чыгышында.

Казанда «Ачык университет”ның «Акыл фабрикасы» форумы кысаларында цифрлаштыру өлкәсендәге экспертлар «IT һәм татар проектлары» темасына фикер алышты.

Айрат Хәсьянов сүзләренчә, бүгенге көндә Кытайда якынча 2,7 млн программист хезмәт куя, ә Россиядә алар ярты миллион тирәсе.

«Без сезнең белән глобаль икътисад һәм глобаль көндәшлек шартларында яшибез. Мәсәлән, миңа үземнең проектны тормышка ашыру өчен Казан программистын чакыру кирәкми дә. Мин аны Җир шарының теләсә кайсы ноктасыннан таба алам. Шулай ук Казанда яшәп тә, дөньяның иң эре компанияләренә эшләргә мөмкин», — диде югары уку йортының проректоры.

Глобаль икътисад шартларында IT-белгечләр арасында көндәшлек тә зур икән. Зур уңышка ирешү өчен, беренче чиратта, үз эшеңне ярату кирәк. «Мәсәлән, рәсем ясарга яратмаган кеше графика дизайнында зур уңышка ирешә алмый, чөнки аңа рәсем ясамыйча яши алмый торган кешеләр белән ярышырга туры киләчәк. Программа язганда ләззәт алучы гына биек үрләргә менә алачак», — диде Айрат Хәсьянов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100