news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

IT белгеч «һәр татарның телефонында булырга тиешле» кушымталар исемлеген әйтте

IT белгеч Райнур Хәсәнов татарча белем бирү, күңел ачу, танышу, балалар проектлары, көн дә кулланыла торган кушымталар белән таныштырды.

IT белгеч «һәр татарның телефонында булырга тиешле» кушымталар исемлеген әйтте
Салават Камалетдинов

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Ачык университет» проектының IT кураторы Райнур Хәсәнов һәр татар кешесенең телефонында булырга тиеш дип санаган кушымталар исемлеген төзегән.

Белем бирү өлкәсенә караган кушымта дигәндә ул «Ачык университет» онлайн белем алу платформасы атады. «Проектта теркәлеп, онлайн курсларны узганнан соң, һәр кешегә сертификат бирелә. Укытучы булган очрактан квалификацияне күтәрү сертификаты бирелә. Проектта 15тән артык курс тәкъдим ителә», — диде ул «Акыл фабрикасы» белем бирү форумында.

«Татар мәдрәсәсе» проекты. Бушлай дини гыйлем алырга мөмкин. «Әлбәттә» проектында фәнни-популяр мәкаләләр, видеолар чыга. «Гыйлем» проектында да фәнни-популяр темаларга багышланган материаллар бар. «Ана теле» онлайн татар телен өйрәнү проекты. «Әйдә! Online» проектында татар телен начар белүчеләр өчен видеолар тәкъдим ителә. SkyTat — татар телен өйрәнү проекты.

Райнур Хәсәнов белем бирү буенча татар телен өйрәнүчеләр өчен «Полиглот 16 #татарский» һәм Татарча диктант проектларын да атады.

Татарча массакүләм мәгълүмат чаралары арасында спикер «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы, «Ялкын» журналы, «Шәһри Казан» газетасы, «Матбугат» һәм «Белем.ру» порталларын һ.б. атады.

Күңел ачу өлкәсендә You Tube хостингыннан җыелган татар видеоларыннан торган TatTube проекты, Urban.tatar, «Тәртип», «Китап», «Татар», «Болгар» радиолары әйтелде. Танышулар өчен Anaem.ru кушымтасы бар.

Көн дә кулланыла торган кушымта: ТизЯз, iOS һ.б. татар клавиатуралары, Tatsoft тәрҗемәчесе, @TatarVoiceBot — татар тавышын яздыру өчен телеграм бот. Аның максаты — татарча сөйләмне сыйфатлы дәрәҗәдә тану. Төрле кеше тавышы белән әйтелгән фразалар күбрәк булган саен, программа татар телен дә аңлаячак, ди ул.

Райнур Хәсәнов балалар проектлары арасында «Әлифба», «Bebkeler», «Ак бүре», «Ябалак» һәм «Удивительный мир Габдуллы Тукая» уенын атады. Уенчы татар язучысы Габдулла Тукай әкиятләре дөньясына эләгә, иҗатындагы персонажлар — Су анасы, Шүрәле белән очраша, татар әдәбиятына караган биремнәрне эшләргә тиеш була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100