Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
IT-белгеч: Россиялеләр Телеграмнан файдалануын дәвам итә алалар
Россиялеләр элеккечә Телеграм мессенджерыннан файдалана ала, аңа нигез салучы Павел Дуровны экстремистлар һәм террорчылар исемлегенә кертүгә карамастан. Бу хакта мәгълүмати технологияләр өлкәсе эксперты Владимир Зыков белдерде, дип хәбәр итә РИА Новости.
«Кушымта урнаштырырга, аккаунтка керергә, язышырга, каналларны укырга, шалтыратулар ясарга һәм үз каналыңны алып барырга мөмкин», – дип ассызыклады белгеч.
Зыков сүзләренчә, экстремистлар һәм террорчылар исемлегеннән кешегә караган яки аның белән бәйле сервисны куллану үзе үк кулланучыны экстремистик яки террорчылык эшчәнлегендә катнашучыга әверелми.
Димәк, it-эксперт билгеләп үткәнчә, телеграмнан баш тартырга, каналлардан чыгарга яки инде түләнгән Premium нан баш тартырга кирәкми. Әмма законсыз контент, чакырулар, акча җыю һәм тыелган басмалар өчен гадәти җаваплылык саклана, дип искәртте ул.
«Телеграмны тыелган оешма дип тану турында аерым карар хәзер бастырылмаган», - дип йомгаклады Владимир Зыков.
* Россиядә террорчылар һәм экстремистлар исемлегенә кертелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз