Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Тарихи һәм фәнни маршрутларны Пушкин картасына кертергә тәкъдим иттеләр
Төбәкләрнең тарихы, мәдәнияте һәм фәнни казанышлары белән бәйле туристик маршрутларын Пушкин картасына кертергә тәкъдим иттеләр. Приморье крае губернаторы, профильле комиссия рәисе Олег Кожемяко Дәүләт Советының «Туризм» юнәлеше комиссиясенең «Социаль туризм» төркеме утырышында мондый инициатива белән чыкты. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
Ул билгеләп үткәнчә, мәктәп укучылары һәм яшьләр тарихи һәм фәнни вакыйгаларга бәйле белем бирү, патриотик маршрутлар белән кызыксыналар. Аның фикеренчә, мондый юнәлешләрне Пушкин картасы программасына кертергә кирәк. Кожемяко искәрткәнчә, 2025 ел нәтиҗәләре буенча картадан 13 миллионнан артык кеше файдаланган.
Губернатор шулай ук кайбер төбәкләрдә федераль программаның үз тиңдәшләре гамәлдә булуына игътибар юнәлтте. Ул Приморьедагы «Арсеньев картасын» мисал итеп китерде, аның буенча мәктәп укучылары мәдәният учреждениеләренә бушлай керә ала.
Кожемяко сүзләренчә, мондый программалар ярдәмендә балалар үз төбәкләренең тарихы һәм географиясе белән таныша, төбәк символлары турында белә һәм аның үзенчәлекләрен яхшырак аңлый башлый. Аның фикеренчә, бу кече Ватанга карата хөрмәт формалаштыруга һәм патриотик рухны ныгытырга ярдәм итә. Комиссия рәисе күп кенә субъектларның инде уңай тәҗрибәсе бар, аны таратырга кирәк, дип өстәде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз