news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Истанбулның үзәгендә шартлау булды

Соңгы рәсми мәгълүматларга караганда, шартлау нәтиҗәсендә, 4 кеше үлгән, 20 кеше яралы

 (Казан, 19 март, "Татар-информ", Рушания Алтай). Бүген җирле вакыт белән сәгать 11 тулып 17 минутта Истанбул үзәгендәге Истиклял урамында шартлау булды. Нәтиҗәдә, 4 кешенең гомере өзелгәнлеге, 20 кешенең тәне җәрәхәтләнүе ачыкланды, яралыларның 2се авыр хәлдә. Үлүчеләрнең 3се Израиль ватандашы булуы хәбәр ителде.

Әлеге урамда тарихи трамвайдан гайре транспорт йөрми. Анда күп санлы сәүдә нокталары, банклар, ашханә һәм кафелар һәм төрле мәдәни үзәкләр урын алган. Россия Федерациясенең Истанбулдагы Генераль консуллыгы да Истиклял урамында урнашкан.

Хәзергә нәрсә шартлаганы һәм аның сәбәпләре билгеле түгел, шулай да, кайбер хәбәр чыганаклары "җанлы" бомба шартлаганлыгын яза.

Соңгы 4-5 көндә Төркия мәгълүмат чараларында Истанбулда 19-20 март көннәрендә террорчылар тарафыннан бомба шартлатылачагы ихтималы белән бәйле хәбәрләр басылып килде. АКШның Төркиядәге дипломатик корылышлары да бу илдә булынган АКШ нигезле компания, фирмаларга шимбә-якшәмбе көннәрендә шартлау булачагы белән бәйле аеруча кисәтү ясаганлыгы да билгеле.

Редакиядән. NTV телеканалы Истанбул губернаторы Васип Шахин сүзләрен китереп, шартлаткычлы кеше үзен полиция бүлеге янында шартлатканлыгын хәбәр итә. Димәк, ул кеше - шушы вакыйга корбаннарының 1се.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot