news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Истанбулның элеккеге мэры Кадир Топбаш вафат

Кадир Топбашның үлеменә COVİD-19 вирусы сәбәп, ул 76 яшендә хастаханәдә вафат булган.

Истанбулның элеккеге мэры Кадир Топбаш вафат
Рушания Алтай

(Истанбул, 14 февраль, «Татар-информ», Рушания Алтай). Истанбулның элеккеге мэры, Татарстан халкының якын дусты Кадир Топбаш вафат. Бүген ул соңгы юлга озатыла.

2004-2017 еллар арасында 3 мәртәбә мэр булып сайланган Кадир Топбаш 76 яшендә хастаханәдә вафат булган. Ул COVİD-19 вирусы йоктырып чирләгән. Авыруны җиңгән, әмма организмы көчсезләнү сәбәпле эчке органнары эшчәнлек күрсәтми башлаган, дип хәбәр итә Төркиянең масскүләм мәгълүмат чаралары.

Кадир Топбаш Истанбул белән җитәкчелек иткән чорда атаклы “Алтын мөгез” култыгы яры буендагы бер паркка Габдулла Тукай исеме бирелде, бер елдан соң шул ук паркта Тукайга һәйкәл һәм төрки халыкларның “Топ-капы” музей комплексында татар мәдәнияте йорты ачылды, һәр ел Истанбулда Сабан туе бәйрәме үткәрелде.

Кадир Топбаш 2009-2016 еллары арасында алты тапкыр Татарстанга рәсми сәфәр кылды. Беренче килүендә Татарстанның ул чордагы президенты Миңтимер Шәймиев белән очрашты, Универсиадага әзерлек эшләре белән танышты.

Аннан соңгы килүләрендә аны Татарстан илбашы Рөстәм Миңнеханов кабул итте. 2015 елда ул Казанда үткәрелгән “Дөньякүләм шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр берләшмәсе”нең Евразия бүлекчәсе җыенына катнашты, КФУның Актлар залында чыгыш ясады.

Кадир Топбаш 2014 елда Татарстанга Казан мэры чакыруы буенча Идел буенда Ислам диненең рәсми кабул ителүенә 1121 ел тулу уңаеннан оештырылган “Изге Болгар җыены”на катнашыр өчен килде, бер очтан Казан Сабан туен да тамаша кылды. 2016 елда ул Татарстанга килеп “Россия - Ислам дөньясы" стратегик күзаллау төркеме һәм “Шәһәрләр һәм җирле хакимиятләрнең бөтендөнья оешмасы”ның чираттагы җыеннарында чыгыш ясады һәм Сабан туенда катнашты.

  • Кадир Топбаш 1945 елның 8 гыйнварендә Төркиянең Артвин губерниясендәге Алтыпармак авылында туган. Балачагы һәм яшүсмер еллары Истанбулда үткән. Имам-хатыйплар әзерлүче лицейда укыган. 1972 елда - Мармара университеты теология факультетын, 1974 елда Мимар Синан университетының архитектура буенча магистратура программасын тәмамлаган. 1994-1998 еллар арасында Истанбул мэры Рәҗәп Тайип Эрдоганның киңәшчесе вазифасын башкара һәм Госманлы империясе чорына караган күп санлы тарихи объектларны төзекләндерү проектларын җитәкли. Мэр булып сайлангачыга кадәр Төркия мәдәният һәм туризм министрлыгында эшли. 
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100