Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Истанбулның Ататөрек исемендәге аэропорты 6 апрельдән ябыла
Барлык очышлар Истанбулдан шактый еракта урнашкан яңа аэропортка күчерелә.
(Истанбул, 4 апрель, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Иртәгә төнлә Истанбулдагы Ататөрек исемендәге халыкара аэропорт ябыла. Анда иң соңгы очыш хезмәте 6 апрель көнне 02:00 сәгатьтә күрсәтеләчәк.
Яңа төзелгән “Истанбул” аэропортына күченү эшәре 5 апрельдә 03:00 сәгатьтә башлана һәм ул 45 сәгать дәвам итәчәк, дип белдерә Төркия транспорт һәм инфраструктура министры Җаһит Турхан. Министр әйтүенчә, яңа аэропортка күченгәндә шәһәрнең кайбер юллары 12 -26 сәгать ябылып торачак, автомобиль йөртүчеләргә альтернатив юллар күрсәтеләчәк.
Дөньядагы иң зур 3 аэропортның берсе булган яңа “Истанбул” һава аланы Истанбулдан шактый ерак һәм такси бәяләреның югары булуы сәбәпле, юлчыларны шәһәр үзәгенә “Һаваист” автобуслары ташый. Европа ягындагы нокталарга якынча - 90 -110 минут, Азия ягына 100 минут барасы. Бер кеше өчен билет бәясе – 18-26 төрек лирасы.
Әгәр Солтанәхмәт мәйданына якын урынга бару зарур булса, "Йеникапы" (Yenikapı İDD) маршрутын сайларга кирәк. Ул "Солтанәхмәт"кә кадәр китермәсә дә, арасы якын, такси чыгымы арзанга төшә.
Төркия транспорт һәм инфраструктура министры Җаһит Турхан белдергәнчә, 2020 елда яңа аэропорт метро линиясенә тоташтырылачак.
Гамәлдән чыккан Ататөрек исемендәге аэропортның бер өлеше күңел ачу - табигать паркы һәм ярминкә мәйданы буларак кулланылачак, ә икенче өлеше зур йөк очкычларына һәм гадәттән тыш вакыйгалар чорындагы очышларга хезмәт итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз