news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Истанбулдан медальләр белән

Истанбулдан медальләр белән

(Мәскәү, 21 декабрь, «Татар-информ», Рафис Измайлов). Төркиянең Истанбул шәһәрендә билбаулы көрәш буенча өченче дөнья чемпионаты узды. Анда 41 илдән, шул исәптән Куба, Малайзия, Того, Кытай һәм Корея кебек ерак илләрдән дә көрәшчеләр катнашты.

Биш йолдызлы «Кава Рамада» кунакханәсенең концертлар залында җәелгән ике келәм өстендә 122 спортчы өч хатын-кыз һәм биш ир-ат авырлык категориясендә беренче урыннар өчен көрәште. Россиянең җыелма командасы Мәскәү шәһәре һәм өлкәсе, Түбән Новгород өлкәсе, Карачай-Черкесс һәм Татарстан Республикалары батырларыннан төзелгән иде. Команда 66 кг авырлык категорияләреннән тыш, барлык категорияләрдә дә призлы урыннар яулады. 81 кг авырлыктагы категорияләр арасыннан Татарстанның Яр Чаллы шәһәреннән Ренат Садыйков өченче урынны алды. Ә көрәшчеләрнең иң зур триумфы – иң югары авырлык категориясендә – 90 кг булды. Бу төр буенча хөрмәт пьедесталында гел Россия көрәшчеләре иде. Монда беренче урынга Түбән Новгород өлкәсе Пильна районы көрәшчесе Рамил Нуриманов, икенче урынга Мәскәүле Михаил Кравченко һәм өченче урынга Татарстанның Нурлат районы егете Илдар Аббасов ия булды.

Шулай итеп дөньякүләм өченче чемпионат та артта калды. Аның нәтиҗәләре буенча фикер йөртеп, татарча көрәш буенча Халыкара һәм Бөтенроссия федерацияләре президенты Риф Гайнанов болай диде: «Гомумән, чемпионат уңышлы узды. Үткән турнирларның нәтиҗәләре белән чагыштырганда, ул бер адым алгарак киткән, дип әйтерлек. Чөнки соңгы елларда бу төр көрәшкә күбрәк кеше тартылган, көрәшчеләрнең һәм судьяларның да техник яктан осталыгы үсә төшкән. Шул ук вакытта, кимчелекләр дә юк түгел. Мәсәлән, залда очколарны күрсәтүче табло юк, һәм судьяларның эшендә дә төгәлсезлекләр сизелде, ярыш үткән залның идәне дә тиешле таләпләргә җавап бирмәде. Шулай ук тамаша залының яртысы буш булуы да рекламаның аксавын күрсәтте. Гомумән алганда, мин бик канәгать, чөнки безнең батырларыбыз дөньякүләм мәйданда көч сынаша. Шулай да, ирешкән уңышлар белән генә чикләнергә һич тә ярамый, осталыгыңны үстерү юлында гел алга таба атларга кирәк».

Грек-рим көрәше буенча халыкара класслы спорт остасы, СССР һәм Дөнья кубоклары иясе, педагогия фәннәре кандидаты, илебезнең чын патриоты Риф Фәкыйлбаян улы Гайнановның бу сүзләре татарстанлылар өчен бигрәк тә урынлы. Чөнки дүртенче чемпионат 2005 елның октябрь аенда Татарстан башкаласының 1000 еллыгы уңаеннан Казанда узачак.

Шуңа күрә дә, Истанбулда үткәрелгән чемпионатта Татарстан делегациясе дә булды. Алар анда кунак булып кына түгел, ә тикшерүчеләр буларак та катнашты. Алар барлык уңышларның, кимчелекләр һәм төгәлсезлекләрнең килеп чыгу фактларын өйрәнделәр һәм, аларны кабатламас өчен, тиешле нәтиҗә ясадылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100