news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Истанбулдагы терактлардан соң, Төркиядә матәм көне игълан ителде

Терактларда 29 кешенең гомере өзелгән, 166 кеше җәрәхәтләр алган.

(Казан, 11 декабрь, “Татар-информ”) Кичә кич Истанбулда ике теракт булу сәбәпле, Төркиядә бүген милли траур көне игълан ителде, дип хәбәр итә җирле "Milliyet" газетасына сылтама белән “ТАСС” агентлыгы. Бу хакта тиешле карарны илнең Премьер-министры Бинали Йылдырым имзалаган.

Кичә Истанбулда 22:30 сәгатьтә (Мәскәү вакытына туры килә) “Vodafone Arena” стадионының төньяк-көнбатыш дивары янында юлда һәм янәшәдәге паркта шартлау була. Юлда полиция спецназы утырган автобус янында шартлаткычлар тутырылган машина шартлый. Ә берничә секундтан бер террорист якындагы паркка һөҗүм ясый. 

Соңгы мәгълүматлар буенча, бу фаҗигада 29 кешенең гомере өзелгән – алардан 27 кеше хокук саклау органнары хезмәткәре. 166 кеше җәрәхәтләр алган, аларның күбесе авыр хәлдә. Төркия Эчке эшләр министрлыгы башлыгы белдергәнчә, терактны оештыруда шикләнелгән 10 лап кеше тоткарланган.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100