news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Истанбулдагы теракт шаһиты булган "Бисеринки" кызлары үзләренә ярдәм итүчеләргә бүләкләр әзерләгән

Кызларның ата-аналары педагог Марина Межуевага "Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре" исемен бирүләрен сорый

(Чаллы, 1 июль, «Татар-информ», Евгений Сироткин, Гөлшат Ганиева). Истанбул аэропортында террорчылык акты шаһитлары булган "Бисеринки" ансамбле кызлары үзләренә авыр вакытта булышкан кешеләргә бүләкләр әзерләгән.

Искәртәбез: кичә 15 бала һәм педагог Марина Межуева Автомобильчеләр каласына әйләнеп кайтты. Алар Болгариядә халыкара конкурста беренче урынны алып, Төркия аша транзит белән Россиягә кайткан.

"Бисеринки" РФ халык иҗатының атказанган коллективы директоры һәм сәнгать җитәкчесе Лилия Нурмөхәммәтова "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә биргән интервьюсында авыр минутларда коллективка булышучыларга рәхмәт белдерде. "Татарстан җитәкчеләре, шәхсән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, безгә шалтыратып, хәлебезне сорап торган ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиевка, Татарстанның Төркиядәге тулы вәкаләтле вәкиле Айдар Гашыйгуллин һәм аның урынбасары Айрат  Гатауллинга рәхмәт белдерәм. Шулай ук безгә аэропортта булышкан гади кешеләр - мәскәүле Юра һәм Украинадан булган гаиләгә дә рәхмәт әйтәсе килә", - диде ул.

Рәхмәт йөзеннән "Бисеринки" үзләренә булышкан кешеләргә бүләкләр әзерләгән. Бу - коллективның 2017 елга әзерләгән календаре һәм быел апрель аенда узган концертыннан язма. Бүләкләр Татарстанның Төркиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегенә һәм коллективка булышкан кешеләргә тапшырылачак.

Моннан тыш, ансамбль кызларының әти-әниләре террорчылык һөҗүме вакытында балалары белән булган Марина Межуевага "Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре" исемен бирүне сорый. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә әти-әниләр үзләре әйтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot