news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Истанбулдагы төнге клубка һөҗүмнең видеоязмасы барлыкка килде (видео)

Һөҗүм итүче клубка кергәнче үк урамдагы автомобильләргә ата башлый.

 (Казан, 1 январь, "Татар-информ"), Социаль челтәрләрдә Истанбулның "Рейна" төнге клубына һөҗүмнең видеоязмасы барлыкка килде.

Кадрда кораллы ир кеше урамдагы кешеләргә һәм автомобильләргә ата. Бер кеше егылгач, клуб каршында торучылар бина эченә кереп качалар. Террорчы алар артыннан клубка кереп китә.

Рәсми мәгълүматлар буенча, террорчы 39 кешене үтергән, дүрт кеше авыр хәлдә. Үтерүче качкан, аны эзләү бара.

news_right_1
news_right_2
news_bot