news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Истанбулдагы шартлауда үлүчеләр саны алтыга, яраланучылар 81гә җитте

Һәлак булучыларның дүртесе - шартлау булган урында, икесе хастахәнәдә үлгән, аларның шәхесе әлегә билгесез.

Истанбулдагы шартлауда үлүчеләр саны алтыга, яраланучылар 81гә җитте
«СNN Türk» телевидениесе хәбәр тапшыруыннан скриншот
Рушания Алтай

Төркиянең Истанбул шәһәрендәге Истикляль урамындагы шартлауда үлүчеләр саны - алтыга, яраланучылар исә 81кә җиткән. Бу хакта вакыйга булган урынга килгән Төркия президенты ярдәмчесе Фуат Октай әйтте.

Һәлак булучыларның дүртесе - шартлау булган урында, икесе хастахәнәдә үлгән. Аларның исемнәре әлегә ачыкланмады. Яраланучылар якындагы дәүләт хастаханәләренә китерелгән. Аларның 39ы сәгать төнге унбердә дәваланып чыкты. Авыр җәрәхәтләнгән ике яралы әле һаман үлем белән көрәшә.

Төркия юстиция министры Бәкир Боздаг, эчке эшләр министры Сөләйман Сойлу, Истанбул губернаторы Али Йерликая хасатханәләргә килеп, шартлауда яраланучыларның хәлләрен белештеләр.

Шартлау террористик гамәл буларак бәяләнә. Министр Бәкир Боздаг төнге сәгать унбердә тикшеренүнең беренче өлешен ачыклады. Ул массакүләм мәгълүмат чараларына әлеге гамәлнең бер хатын-кыз тарафыннан эшләнгәнен җиткерде.

«Истикляль урамы башындагы утыргычта бер хатын-кыз 40 минут утырды, ул торып бер минут узгач, шартлау барлыкка килде. Бу кешенең кем булуы әлегә билгесез. Урындагы видеокүзәтү җиһазларыннан алынган мәгълүматларны анализлау дәвам итә, тикшеренү нәтиҗәләрен халыкка ирештереп торачакбыз», - диде юстиция министры.

Шартлау сәгать 13 ноябрьдә 16:20 минутта Истанбулның халык күп йөри торган, бигрәк тә туристларның яраткан урыны булган үзәк урамында, атаклы Таксим мәйданыннан 200 метр читтә була. 1.5 км озынлыгындагы Истикляль - транспорт хәрәкәтенә ябулы җәяүлеләр урамы. Аның ике ягында төрле кибетләр, сәүдә үзәкләре, банклар, кафе-рестораннар урын алган. Россиянең Истанбул генераль консуллыгы бинасы да әлеге урамда урнашкан.

Төркия телерадио югары корылышы (RTÜK) шартлаудан соң халык арасында курку, хаос барлыкка китермәү өчен иҗтимагый медиа чараларын куллану мөмкинлеген чикләде, твиттер, ютуб һәм башкалар кебек социаль челтәрләргә кереп булмый башлады.

Эчке эшләр министры әйтүенчә, шартлау булыр алдыннан, социаль челтәрләр платформасында Төркия халкында үч алу, нәфрәт, курку уятучы текстлар тараткан 25 аккаунт барлыкка килгән. Төркия дәүләте аларны җентекләп тикшерүгә алган.

Шартлаудан соң «Бешикташ» һәм «Антальяспор» командалары арасында булырга тиешле футбол матчы башка көнгә кичектерелде. Шартлау булган урында бик күп кибет һәм кафелар зур зыян күргән, ишек-тәрәзәләре ватылган. Әлеге урам халыкка ябулы тотыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100