news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Истанбулдагы Сабан туенда татар милләтенә бәрәкәт сорап дога кылдылар

Быел милли бәйрәм Истанбулда 28 нче мәртәбә уздырылды.

(Истанбул, 1 июль, "Татар-информ", Айзирәк Гәрәева-Акчура). Бүген Төркия татарлары Сабан туена җыелды. Бер көндә ике бәйрәм уздырылды. Берсе - Истанбул шәһәренең Сарыер районындагы Күббә бакчасында, икенчесе Корыһөйүек татар авылында үтте.

Быел милли бәйрәм Истанбулда 28 нче мәртәбә уздырылды. Истанбулдагы Сабан туйга 400ләп татар кешесе гаиләләре, туганнары, дуслары белән килде. Шулай ук башка илләрдә һәм Төркиянең төрле шәһәрләрендә яшәүче милләттәшләребез килгән иде. Мәскәү, Дубай, Вена, Ташкент татарлары бар иде.

Иң әүвәл татар милләтенә бәрәкәт сорап дога кылынды. Аннары чара рәсми вәкилләрнең сәламләүләре белән дәвам итте. Татарстанның Төркиядәге вәкаләтле вәкиле Айрат Гатауллин, "Идел-Урал" мәдәният һәм ярдәмләшү җәмгыяте рәисе Гөлтан Ураллы һәм башкалар сүз алды. Айрат Гатауллин Сабан туйларны үткәрүдә ярдәм күрсәткән һәм теләктәш булган өчен Татарстанга, Истанбулның Өмрания районы мэриясенә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Бераздан бәйрәмгә җыелган халык Татарстанннан килгән сәнгать әһелләренә кушылып җырлады, биеде. Бер-бер артлы оештырылган аркан тартышу, капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату кебек уеннарга катнашты.

Иң кызыклы мизгел - көрәш иде. Истанбулда белем алучы студент, Кыргызстан татары Камал Ванглазов Батыр калды.

Бәйрәмдә иртәннән алып соңгы кунаклар таралышканчы чәй, чәкчәк белән сыйладылар, өйләгә итле пылау әзерләнгән иде. Моннан тыш балаларга туңдырмалар таратылды, уенчыклар бүләк ителде.

Башка милли уеннар барганда бүләк лотереясе уйнатылды. Һәр билет отышлы - сабантуй истәлеге итеп сакларлык уенчыклар, сувенирлар әзерләнгән иде.

Бәйрәм "Туган тел" җырын башкару белән тәмамланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100