news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Истанбулдагы “Кадыкөй Төрек учагы” корылышында Йосыф Акчураның хезмәтләре искә алынды

Төрек фольклор галиме Йосыф Акчураның Төркия тарихында әһәмиятле шәхес булуын ассызыклады.

(Истанбул, 8 декабрь, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Төркиянең “Төрек учаклары” иҗтимагый корылышы Кадыкөй бүлекчәсендә татар-төрек галиме, сәясәт һәм дәүләт эшлеклесе Йосыф Акчура искә алынды.

Истанбулда үткән җомга киче җыенында Мәрмәрә университеты Фән–әдәбият факультеты галиме Мәһмәт Ача “Төрки фольклор” темасын төркичелек идеяләренең ничек җәелеп китүе аша аңлатканда Йосыф Акчураның хезмәтләрен телгә китерде.

Ул милләттәшебезне төркичелек идеясенең атасы дип атады. Йосыф Акчураның казанлы татар булуын искәртеп, тирән белемле, яхшы тәрбияле, чын зыялы зат булуына басым ясады. Фикерләренә ул чор алдынгыларының зур әһәмият бирүләрен әйтте.

Мәһмәт Ача төрек халкының кыскача тарихын шәрехләп үткәндә бүгенге Төркия дәүләте идеологиясенең нигезен Йосыф Акчура тарафыннан башлатып җибәрелгән төркичелек сәясәте тәшкил итүен белдерде. Яңа корылган җөмһуриятнең мәдәнияте һәм фольклорына аның зур йогынтысы булуын искәртте.

Төрек галиме милләтәшебезнең Төркия тарихында әһәмиятле шәхес булуын, киләчәктә дә шулай искә алыначагын ассызыклады.

“Төрек учаклары” - Төркиянең иң иске һәм иң эре иҗтимагый корылышы. Ул 1911-1912 елларда Йосыф Акчура инициативасы белән корыла һәм яңа Төркия дәүләте формалашуында зур роль уйный. 1931 елда бу корылышның бүлекчә саны - 260тан, әгъзалары 30 меңнән артып китә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100