news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Истанбулдагы Изге София храмында кылыначак беренче намазга 500 кеше кертеләчәк

Тарихи намазны Төркия дин эшләре идарәсе җитәкчесе Али Эрбаш кылдырачак.

Истанбулдагы Изге София храмында кылыначак беренче намазга 500 кеше кертеләчәк
Рушания Алтай

(Истанбул, 18 июль, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Истанбулда кабат гыйбадәткә ачылган Изге София храмы музеенда кылыначак беренче җәмәгать намазына 500 кеше кертеләчәк. Бу хакта Төркиянең мәгълүмат агентлыклары хәбәр итә.

Тарихи бинада гыйбадәт 24 июльдә Җомга намазы белән башланачак. Аның беренчесен Төркия дин эшләре идарәсе җитәкчесе Али Эрбаш кылдырачак. Бу объект “Айасофиа –и Кәбир” (Ayasofya-i Kebir Camii) мәчете дип йөртеләчәк.

Тәүге гыйбадәт вакытында бина эченә керә алмаучыларга “Айасофиа –и Кәбир” мәчете алдындагы мәйданда намаз кыларга рөхсәт ителә. "Беренче намазга чакырунамәләр дин эшләре идарәсе җитәкчелеге тарафыннан әзерләнә. COVİD -19 пандемиясен, социаль ара кагыйдәләрен истә тотып, бинага билгеле күләмдә генә кеше кертү карала”, - дип ачыклады Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган.

Төркия дин эшләре идарәсе җитәкчесе Али Эрбашның журналистларга әйтүенчә, бу көннәрдә элеккеге храмда идәннәрне келәм белән каплау эшләре бара. Дивардагы христиан мотивлары һәм башка сурәтләргә зарар килмәячәк, алар технологик ысуллар ярдәме белән капланачак, бина эчендә башка үзгәрешләр булмаячак.

Яңа гыйбадәтханәгә ике имам, дүрт мөәззин билгеләнгән. “Айасофиа –и Кәбир” мәчете намаз сәгатьләре тышында туристларга ачык булачак. Беренче җәмәгать намазы вакытында куркынычсызлык чаралары күрелгән, тирә-якта 17 мең иминлек сакчысы сакта торачак.  

“Айасофиа –и Кәбир” мәчетендә беренче намаздан соң һәркемгә милли төрек ризыгы – пәхләвә тәкъдим ителәчәк. Ул - ЮНЕСКО тарафыннан 2015 елда “Иҗади гастрономия шәһәре” дип игълан ителгән Газиантеп шәһәре хакимияте бүләге. Бу хакта әлеге каланың мэры Фатма Шаһин хәбәр итә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100