news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Истанбулда яшәүче Айзирәк Гәрәева: Төркиядә бөтен кешегә ике көн өйдә утыру мәҗбүри

Урамга чыгуны тыю режимын кертү — нәтиҗәгә ирешү өчен эшләнгән чара.

(Казан, 11 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Төркиядә ике көнгә урамга чыгып йөрүне тыйганнар, бөтен кешегә өйдә утыру мәҗбүри. Бу хакта Истанбулда яшәүче журналист, язучы Айзирәк Гәрәева-Акчура «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.

«Моңарчы егерме яшькә кадәргеләргә һәм 65тән олыракларга, хроник авыру кешеләргә чыгу тыелган иде. Билгеле бер исемлеккә кермәгәннәргә: даруханәләр, ипи кибетләре, су сатучылар, полиция, медицина хезмәткәрләре, журналистлар, Милли мәҗлес кешеләре эшли. Бу турыда карар кичә төнге уникедән соң кертелде. Мәсәлән, даруханәдән кешенең кулында рецепты бар икән, ул анда бара ала», — дип аңлатты ул.

Аның сүзләренчә, һава торышы әйбәтләнгәнгә күрә хөкүмәт ял көннәрендә халык пикникларга чыгар дип уйлаган. «Шуңа бәйле тыю кертелде. Кешеләр болай да өйдә утыра, әмма көннәр матур, кызыктыра бит. Ике көнгә тыю — нәтиҗәгә ирешү өчен эшләнде. Социаль челтәрләрдә халык гомуми тыюны кертүне сорап, „кеше һаман йөри, аңламый дип“, күп язды», — диде ул.

«Мәсәлән, безнең дә пәнҗешәмбе базарын күреп исебез китте, югыйсә базарлар өчен махсус тәртип кертелде. Әмма халык өелеп йөри иде, күп кеше битлекләрсез булды. Монда тәмәке тартучылар бик күп, кичә алар кибетләргә тизрәк сатып алып калыр өчен йөгергәннәр, диделәр. Атна ахырында туганнары янына кайтып китүчеләр күп була. Шулар тизрәк кайтырга дип, урамга чыкканнар», — диде Айзирәк Гәрәева-Акчура.

Айзирәк Гәрәева-Акчура гадәти тормыш агымы бозылганга күрә, тыюлык режимын кертү халыкны тәэсирләндерде дип саный. «Ул бары тик ике көннән соң гына башлана дип көтелә иде. Коронавирус тарала, күрсәткечләр һәм статистика начарая, күрәсең, шуңа саклану чарасын кертүне тизләткәннәр», — дип сөйләде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100