news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Истанбулда яңа сәнгать галереясе татар рәссамы оештырган күргәзмә белән ачылды

«Савыктыручы сәнгать — әбру» күргәзмәсен Төркия мәдәният министры урынбасары Өзгүл Явуз «Иннновация» дип бәяләде.

Истанбулда яңа сәнгать галереясе татар рәссамы оештырган күргәзмә белән ачылды
Рушания Алтай

(Истанбул, 20 октябрь, «Татар-информ», Рушания Алтай). Истанбул үзәгендә урнашкан яңа «Бәйоглу» сәнгать галереясе татар рәссамы Айгөл Окутан оештырган рәсем күргәзмәсе белән ачылды. Тантанага РФның Истанбул баш консулы Андрей Буравов, Төркия мәдәният министры урынбасары Өзгүл Явуз, Бәйоглу районы башлыгы Хәйдәр Али катнашты.  

Төркия мәдәният һәм туризм министры урынбасары Өзгүл Явуз «Савыктыручы сәнгать — әбру» дип аталган күргәзмәне «Иннновация» дип бәяләде. «Халкыбызның борынгы сәнгать төре әбруның үзгә техника ярдәмендә үзгә алымнар белән бирелүе — зур һәм күркәм яңалык. Төрекләр дә, Россия халкы да сәнгатькә, борынгы мәдәнияткә зур игътибар бирә. Хезмәттәшлек итә башлагач, уртак якларыбызның күп булуын аңлыйбыз, үзебезне тагын да якын хис итәбез», — дип чыгыш ясады ул.

Галереядә әбру техникасы белән ясалган 70 әсәр урын алган. Аларның авторлары — Төркиянең әбру сәнгате остасы Хикмәт Барутчугил, Россия төбәгенең биш рәссамы — Айгөл Окутан, Татьяна Морозова, Людмила Алтынышык, Лара Гендельман Оруч, Евгения Йайыкоглу һәм аның тугыз яшьлек кызы Ася.

Әсәрләрнең әбру җирлеген ЮНЕСКО тарафыннан «Кешелек дөньясының тере мирасы» дип кабул ителгән рәссам Хикмәт Барутчугил эшләгән. Ә аның өстенә рәсемнәрне «төрек киленнәре» дип беленгән россияле рәссам ханымнар төшергән.

Яңа сәнгать галереясе Истанбулның атаклы Истикляль проспектында, Россия консуллыгы бинасы янында урнашкан. РФ консулы Андрей Буравов тантанадагы чыгышында: «Халыкларның берберләрен танулары һәр ике якның да мәдәни мирасын өйрәнүдән башлана.

Безнең рәссам ханымнар төрекләрнең әбру сәнгатен өйрәнеп, иҗатлары белән Россия һәм Төркия халыкларын берберсенә якынайту юнәлешендә зур эш башкаралар. Бүгенге тантана безнең өчен мондый мәртәбәле сәнгать галереясының күршебездә генә ачылуы һәм аның Россия рәссам хатын-кызлары күргәзмәсе белән ачылуы безне шатландыра да, горурландыра да», — дип сөйләде.

«Савыктыручы сәнгать — әбру» күргәзмәсендә чыгышлары белән Татарстаннан булган ике рәссам — Айгөл Окутан һәм Лара Гендельман Оручның композицияләре дә тәкъдим ителә. Күмәк хезмәтнең идея авторы һәм кураторы Айгөл Окутан күргәзмәне оештыруга, галереяга куелган әсәрләрнең китабын бастыруга Истанбул җитәкчелеге һәм Бәйоглу районы башлыгының зур ярдәм күрсәтүен әйтте. Күргәзмә 30 октябрьгә кадәр эшли.

Айгөл Окутан 1977 елда Казанда туган. Түбән Тагил сәнгать көллиятен, Пермь нәфис сәнгать академиясен тәмамлый. 2004 елда Казан милли мәдәният үзәгенең фотосәнгать бүлеген җитәкли. Төркиянең күренекле фотографы Мәһмәт Окутанга кияүгә чыгып, Истанбулда яши башлый.

Аның сәнгать җимешләре Казан, Мәскәү, Париж, Бостон, Анкара, Истанбул, Пекин, Минск, Баку, София, Абакан кебек шәһәрләрнең галереяларында 30дан артык күргәзмәдә урын алган, ул 11 шәхси күргәзмәсен оештырды. Айгөл Окутанның хезмәтләре Казан Кремле Ислам мәдәнияте музее, Алабуга дәүләт тарихи, архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы, Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы, Алабуга заманча сәнгать музеенда тәкъдим ителә, РФ, АКШ, Төркия, Швейцария, Англия, Чехия кебек илләрдә шәхси коллекцияләрдә саклана

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100