news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Истанбулда Яңа ел төнендә клубка һөҗүм нәтиҗәсендә 39 кеше һәлак булган

Һәлак булучыларның 16сы - чит ил гражданнары.

(Казан, 1 январь, "Татар-инфор"). Яңа ел төнендә Истанбулның Ортакёй райоындагы төнге клубка һөҗүм нәтиҗәсендә 39 кеше һәлак булган. Бу хакта Төркиянең Анадолу агентлыгы хәбәр итә.

Төркиянең эче эшләр министры Сөләйман Сойлу әйтүенчә, һәлак булучыларның арасында бер полицейский да бар. һәлак булган кешеләрнең 21е ачыкланган, аларның 16сы - чит ил гражданнары. 

Һөҗүм җирле вакыт белән 01.15 сәгатьтә оештылган. Ул террор акты дип бәяләнгән. Үтерүче клубтагы кешеләргә утлы коралдан аткан. Ул Санта Клаус киемендә булган дигән мәгълүматлар да бар.

Һөҗүм оештыручының берәү генә булуы билгеле. Ул пальтодан була, аның теракттын соң, киемен алыштырып клубтан качып китә алуы билгеле. Төркия полициясе террорчыны эзли.

Төркиянең сәламәтлек саклау министры Рәҗәп Акдаг 65 кешенең тән җәрәхәтләре алып сырхауханәләргә китерелүен әйткән. Аларның дүртесенең хәле авыр. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100