news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Истанбулда Яңа ел алдыннан террорчылар төркеме тоткарланган

Алар Яңа ел бәйрәмнәре вакытында һөҗүм оештырырга планлаштырган булган.

(Казан, 31 декабрь, “Татар-информ”). Төркиянең Куркынычсызлык көчләре ДАИШ (Россиядә тыелган “Ислам дәүләте” террористик оешмасы) белән бәйле 20 террорчыны тоткарлаган. Алар Яңа ел бәйрәмнәре вакытында һөҗүм оештырырга планлаштырган булган. Бу хакта “Анадолу” дәүләт агентлыгы җиткерә.

Хокук саклау органнары мәгълүматлары буенча, радикаллар Истанбулда тоткарланган, аларның кайберләре чит ил гражданнары булып чыккан. Гомумән алганда, Төркия башкаласында терроризмда шикләнелүче 60лап кеше тоткарланган.

Ноябрь башында Төркиянең Куркынычсызлык буенча баш идарәсе ДАИШка кагылышы булуда шикләнелүче 283 кеше тоткарлануын җиткергән.
Махсус операция барышында 66 кулдан ясалган шартлаткыч җайланма табылган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot