news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Истанбулда ватылган эскалаторга метро пассажиры төшеп киткән

Әлеге хәл метроның “Аязага” станциясендә килеп чыккан.

(Казан, 27 март, “Татар-информ”). Истанбулда метроның “Аязага” станциясендә пассажир ватылган эскалаторга төшеп киткән, дип хәбәр итә РИА “Новости”.

Роликтан күренгәнчә, пассажирлар туктап торган баскыч буйлап төшкәннәр. Трап кинәт хәрәкәткә килә, шул ук вакытта аның бер өлешендә баскычлары булмый.

Кешеләр кинәт трап селкенүдән егыла башлаганнар. Бер ир-ат тотынып кала алмыйча, механизм эченә төшеп киткән.

Агентлык мәгълүматлары буенча, зыян күрүчене аннан бер сәгатьләп чыгарганнар. Хәзер ул хастаханәдә, аның тормышына берни дә янамый.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100