news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Истанбулда умартачылык буенча халыкара күргәзмә уза

Төркиянең авыл хуҗалыгы министры Россиянең төрле сортлы балларын кабып караган, башкорт чәк-чәгеннән авыз иткән.

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Истанбулда 29 сентябрьдә тантаналы төстә APIEXPO-2017 халыкара күргәзмәсе һәм «Апимондия» Халыкара умартачылар ассоциациясе федерациясенең конгрессы ачылды. Бу хакта “Башинформ” хәбәр итә.

Башкортстанның Конгресс-бюро матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, ачылу тантанасында 4000 умартачы, шулай ук бөтен дөньядан умартачылар ассоциациясе җитәкчеләре катнашкан.

Чарада катнашучылар күргәзмә белән танышкан. Аерым игътибар Россия стендына бирелгән. Төркиянең авыл хуҗалыгы министры Россиянең төрле сортлы балларын кабып караган, башкорт чәк-чәгеннән авыз иткән. Министрның игътибарын кыргый бал кортларыннан бал алу технологиясе җәлеп иткән.

Конгресс Россия умартачылары җәмгыяте өчен аеруча әһәмияткә ия. Истанбулда 2021 елда 47 нче «Апимондия» Конгрессының кайда узуы хәл ителәчәк. Россия Дания, Сербия һәм Словения белән беррәттән конгресс кабул итү хокукы өчен көрәшә. Башкортстан башкаласы Уфада әлеге форумны уздыру илнең умартачылыгы үсешенә өстәмә этәргеч бирәчәк.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100