news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Истанбулда “TURKVIZION” II Халыкара телевизон җыр бәйгесен тәкъдим итү чарасы булды

“ТМВ” Төрки музыка берлеге телевидение каналы оештырган кичәгә Төркия музыка һәм мода дөньясының иң күренекле вәкилләре катнашты

 (Истанбул, 1 октябрь, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Кичә Истанбулның иң зиннәтле сарайларының берсе – Чыраганда төрки дөньяның “TURKVIZION” II Халыкара телевизон җыр бәйгесен тәкъдим итү кичәсе үтте. Анда Төркиянең җыр-музыка сәнгате һәм мода дөньясының күренекле шәхесләре чакырылган. Татарстаннан мәдәният министрының беренче урынбасары Ирада Әюпова, Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле җитәкчесе Айрат Хәмитов, Татарстанның Төркиядәге вәкаләтле вәкиле Айдар Гашигуллин, “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы вәкилләре катнашты. Шулай ук Төрки җөмһуриятләрнең Истанбулдагы консуллары, Эскишәһир губернаторлыгы һәм шәһәр хакимияте вәкилләре дә мәртәбәле кунаклар арасында урын алдылар.

Кичәне алып баручыларның Татарстан һәм аның башкаласы белән таныштыруларыннан башланып китте. Аларның сүзен куәтләп, Казан турында 5 минутлык видеокүренешләр тәкъдим ителде.

Әлеге чараның төп хуҗаларыннан берсе буларак, “TURKVIZION” бәйгесенең баш координаторы – “ТМВ” телевидение каналының җитәкчесе Ислам Баһиров кунакларны сәламләп шуларны сөйләде: “TURKVIZION” - дөньяда төрки халыкларның бердәнбер җыр конкурсы. Ул төрки җыр-музыка сәнгатен гомуми дөнья мәдәниятенең бер өлеше итүгә, милли сәнгатьне һәрьяклап үстерүгә, яңа офыклар ачуга хезмәт итә. Бу бәйге төрки дөньяда тынычлык, дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыруда һәһмиятле роль уйный”, -дип, быел Казанда үтәчәк финал турына уңышлар теләде.

Аның артыннан сүз алган ТӨРКСОЙ оешмасы генераль сәркәтибе Дүсән Касеинов бер фикер буларак кына телгә китерелгән идеянең күтәрелеп алынуына, төрки халыклар арасында игътибар күрүенә чиксез шатланганын белдерде. Ул: “TURKVIZION” бәйгесе төрки милләтләрнең мәдәни байлыгын гомумиләштерүгә дә, үзенә генә хас булган сыйфатларны югары күтәрергә дә ярдәм итәчәк”, - дип, конкурсның узган ел баш әйләндергеч уңышка иршкәнен белдереп, аны оештыру һәм үткәрүдә зур хезмәт куйган Эскишәһир җитәкчеләренә рәхмәт әйтте. Шулай ук быел ноябрь аенда үтәчәк бәйге финалын оештыруга үтә җитди караган Татарстан Президентына, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрылыгы җитәкчеләренә рәхмәт бедерде.

"Turkvizion"- “Төрквидение” халыкара төрки дөнья телевизион җыр бәйгесенең эстафетасын үзенә алган Татарстан ягыннан мәдәният министрының беренче урынбасары Ирада Әюпова чыгыш ясады. Ул ярымфинал һәм финал бәйгесенең 19-21 ноябрь көннәрендә Казаннның “Татнефть-Арена” боз сараенда үтәчәген белдерде. “Бәйгенең беренчесе үткәрелгән Эскишәһәрдәге югары дәрәҗәне куып тоту безгә шактый кыен булса да, сынатмаска тырышачакбыз, - диде ул. - Татарларда бернинди телгә дә төгәл тәрҗемәсе булмаган “моң” сүзе бар. Ул йөрәктән, тирән хис белән җырлауны аңлата. Бәйгегә катнашучыларга уңышлар белән бергә җырларының да моңлы булуын телим”, - дип тәмамлады чыгышын Татарстан Мәдәният министрлыгы вәкиле.

Кичәдә "Turkvizion-2014" II халыкара төрки дөнья телевизион җыр конкурсы җюриенда Төркияне тәкъдим итәчәк җырчы Синан Акчил да кунакларны сәламләп, Казанга сөенеп барачагын әйте.

Таныту чарасында төрки дөнья музыка сәнгатен таныту һәм җәелдерү өлкәсендә фидакарь хезмәт куйган, Төркиянең күренекле сәнгать әһелләре Кибария, Әхмәт Сәлчүк Илхан, Мостафа Җәҗәләргә, Азәрбайҗанның атказанган җырчысы Брилиант Гадашевага, Төркиянең атаклы мода белгече Муаммәр Кәтәнҗигә премияләр тапшырылды. Сәхнәдә сүз тоткан Муаммәр Кәтәнҗи киләчәктә Казанда үзе теккән киемнәрдән торган мода күрсәтү чарасы үткәрергә теләген белдерде.

Узган ел 2013 елның төрки дөнья мәдәнияте башкаласы булуы уңаеннан Төркиянең Эскишәһир каласында беренче тапкыр үткәрелгән "Turkvizion" халыкара төрки дөнья телевизион җыр бәйгесенә 24 ил катнашкан иде. Беренчелекне Азәрбайҗан җырчысы Фәрит Хәсәнов яулады. Татарстанны тәкъдим иткән Алинә Шәрфиҗанова 4нче урынга лаек күрелде.

Быелгы конкурста 21 ил вокалисты җыр осталыгында сынашачак. Алар барысы да ул көнгә чаклы яңгырамаган өр-яңа җырны ана телләрендә яки төркичә җанлы тавыш белән башкарырга тиеш. 19 ноябрь көнне Казанда ярым финалда  җиңәчәк 12 җырчы финал тамашасында чыгыш ясаячак.

“Татнефть-Арена” боз сараенда узачак бәйгенең ярымфиналын һәм финал концертын дөньяның 38 телевидение каналы күрсәтәчәк. Чарага 250ләп шәрәфле кунакның чакырылуы, 120 журналистның катнашуы көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100