news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Истанбулда төрки халыклар җыенында Гөлназ Җиһангирова халык моңнарын яңгырата

Истанбулда төрки халыклар җыенында Гөлназ Җиһангирова халык моңнарын яңгырата
Фото: © Гөлназ Җиһангированың шәхси архивыннан

Бүген, 21 март – Нәүрүз бәйрәме көнендә, Төркиянең Истанбул шәһәрендә төрки халыкларның кардәшлек җыены уза.

Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә автор-башкаручы, композитор, Анталия шәһәрендәге «Татарстан мәдәният җәмгыяте» җитәкчесе Гөлназ Җиһангирова хәбәр итте. Бүген ул җыенда Габдулла Тукай шигырьләрен һәм халык көйләрен башкарачагын әйтте.

Фото: © Гөлназ Җиһангированың шәхси архивыннан

«Истанбул шәһәре мэриясе каршындагы Төрки халыкларның мәдәнияте паркында зур концерт, Нәүрүз белән котлаулар, кич Рамазан аенда авыз ачу – ифтар программасы көтелә», – диде Гөлназ Җиһангирова.

Фото: © Гөлназ Җиһангированың шәхси архивыннан

  • Милләттәшебез Төркиядә 5 ел яшәү дәверендә халкыбызның милли мәдәниятен танытуда актив эшчәнлек алып бара.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100