Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Истанбулда торак йорт җимерелгән, җимерекләр астында кешеләр калган
Истанбулның Кючюкчекмедже районында өч катлы торак йорт җимерелгән. Гадәттән тыш хәлнең сәбәбе ачыклана, вакыйга булган районга коткаручылар бүлекчәләре җибәрелгән. Бу хакта «ТАСС»ка Истанбул губернаторының матбугат хезмәте хәбәр иткән.
TRT Haber телеканалы мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта җимерекләр астыннан ике зыян күрүче чыгарылган. Шәһәр губернаторы Давут Гюль хәбәр итүенчә, җимерелү нәтиҗәсендә барлыгы җиде кеше зыян күргән.
«Вакыйга 08:40 тирәсендә булган. Йортның беренче катында эшләр башкарылган булган. Өске катларда кешеләр яшәгән. Хәзерге вакытта җиде кеше коткарылды, һәлак булучылар юк», - дип губернатор сүзләрен китерә TRT Haber телеканалы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз