news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Истанбулда үткәрелгән “Төркичелек фестивале”ндә татар мәдәнияте танытылды

Студентлар һәм югары уку йорты галимнәрендә татар стендлары зур кызыксыну уятты.

(Истанбул, 5 май, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Кичә Мәрмәр университетында татар мәдәнияте танытылды. Төркиядә 3 май – төркичелек көне җәһәтеннән үткәрелгән “Төркичелек фестивале” кысаларында Татарстан һәм Кырым татарлары стендларында татарларның гореф-гадәтләрен, сәнгатен, тарихын чагылдыручы экспонатлар тәкъдим ителде. Шулай ук Казан һәм Кырым татарларының тарихы, мәдәнияте, милли каһарманнары, зыялылары турында мәгълүматлар бирелде.

Студентлар һәм югары уку йорты галимнәрендә татар стендлары зур кызыксыну уятты. Мәрмәр университетының кайбер факультет җитәкчеләре киләчәктә оештырырга планлаштырган кайбер мәдәни чараларында Казан һәм Кырым татарларының мәдәни-сәнгати җәүһәрләрен күрергә теләгәннәрен белдерделәр.К

Чарада Истанбулның Кырым татарлары җәмгыяте рәссамы Әминә Өзтопрак тамашачыларны әбру сәнгате белән таныштырды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100