news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Истанбулда үткән марафонда Татарстан яшьләре дә катнашты

Марафонда түбәтәй һәм калфаклар киеп финишка кадәр йөгергән татарстанлыларга медальләр һәм истәлек бүләкләре бирелде.

(Истанбул, 7 апрель, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Бүген Татарстан йөгерешчеләре Истанбулда үткән XIV Водафон марафонында Татарстан данын яклап йөгерделәр. Бу турыда чарага махсус чакырылган дизайнер Гөлчәчәк Хисмәтова хәбәр итә.

Татарстан исеменнән ярышларда катнашкан Алсу Җиһаншина, Гөлчәчәк Хисмәтова һәм башкалар 21 километр араны Татарстан әләмнәре белән йөгереп узды. Финишка кадәр йөгереп килгән татарстанлыларга истәлек медальләре һәм бүләкләр тапшырылды.

  • XIV Водафон марафоны Истанбул мэриясе белән “Истанбул Спорты” спорт җәмгыяте тарафыннан оештырыла. Ул Босфор бугазы башланган урыннан алып, Мәрмәр диңгезе яры буенча, Йәникапы мәйданына кадәр булган 21 км арада үткәрелә.

Быел ярышларда дөньяның 100 иленнән килгән ун мең йөгерешче катнашты.

“Безнең түбәтәй-калфакларны, Татарстан байракларын күреп, яныбызга Петербург, Төмән, Уфадан килгән милләттәшләребез дә җыелды”, - дип сөйләде Гөлчәчәк Хисмәтова “Татар-информ” хәбәрчесенә. Ул марафонга Татарстан исемен ишеттерү максатыннан катнашкан.

  • Марафон Халыкара атлетизм федерациясе берлеге (IAAF) шартлары нигезендә 2017 елдан бирде алтын категорияле булып исәпләнә. Бүген үткән марафонда дөньякүләм спортсменнар Нетсанет Гудета, Месерет Белете, Хивот Гебрекидан, Рут Чепнгетич, Лилия Фисикович та катнашты. Кенияле спортсмен Рут Чепнгетич марафонның җиңүчесе булды. Аңа 10 мең доллар күләмендә акча тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100