Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Истанбулда терактлар нәтиҗәсендә 38 кешенең гомере өзелгән
Терактларда зыян күрүчеләр арасында Россия гражданнары булуы турында мәгълүматлар юк.
(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Истанбулда кичәге теракт нәтиҗәсендә һәлак булучал саны 38 гә җиткән. Бу хакта якшәмбе көнне Истанбулда журналистлар белән очрашуда Төркия эчке эшләр министры Сөләйман Сойлу җиткергән, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.
“Кичәге һөҗүм вакытында соңгы нәтиҗәләр буенча 38 кеше һәлак булды. Аларның 30ы - полиция хезмәткәре, җидесе гади гражданнар һәм берсенең шәхесе әлегә ачыкланмаган”, - дип хәбәр иткән ул. Министр сүзләренчә, терактка кагылышы булырга мөмкин тоткарланган шикле кешеләр саны 13кә җиткән.
Искәртеп үтәбез, шимбә көнне кичен Бешикташ районында "Vodafone Arena" стадионы янында шартлау булган. Шартлау алдыннан биредә "Бешикташ" һәм "Бурсаспор" футбол командалары уены барган. Билгеле булган мәгълүматлар буенча, полиция спецназ автобусы янында машина шартлаган, ә стадионнан ерак түгел паркта берәү үз-үзен шартлаткан.
Шулай ук бүген иртән Россиянең Төркия башкаласындагы Илчелеге матбугат хезмәте вәкиле Ирина Касыймова белдергәнчә, Россиянең Истанбулдагы Генераль консуллыгы җирле хакимият белән элемтәдә тора һәм аларга терактта Россия гражданнары зыян күрүе турында бернинди дә мәгълүмат килеп ирешмәгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз