news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Истанбулда теракт кылучыларны куркыныч җәза көтә – мөфти Равил Гайнетдин

Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Истанбулда булган теракт нәтиҗәсендә кешеләр үлүе уңаеннан кайгы уртаклашты.

 (Казан, 12 декабрь, “Татар-информ”). Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин Истанбулда булган теракт нәтиҗәсендә кешеләр үлүе уңаеннан кайгы уртаклашты, дип хәбәр итте ИНТЕРФАКС.

“Без җинаятьчел гамәл кылган террорчыларны һәм кеше үтерүчеләрне гаеплибез. Аларны Аллаһы Тәгаләнең куркыныч җәзасы көтә, чөнки диндарны алдан уйлап үтергәнне мәңгелек тәмуг көтә. Аңарга Аллаһының ачуы һәм каргышы салына, Аллаһының авыр газаплары билгеләнә. Бу – якындагы тормышның иң зур җинаяте, диелгән Изге Коръәндә”, - дип Равил Гайнетдиннең кайгынамәсеннән өзек китерә Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте.

Ислам лидеры билгеләп үткәнчә, гаепсез кешеләрне үтергән кеше “гаять зур гөнаһ кыла”. “Без догаларыбызда Аллаһы Тәгаләдән шартлау нәтиҗәсендә һәлак булганнарның гаиләләренә түземлек һәм ныклык, һәм каза күрүчеләрнең тизрәк савыгуларын сорыйбыз”, - диелә кайгынамәдә.

Искәртеп үтәбез: узган шимбәдә кичен Истанбулда "Бешикташ" стадионы янында ике шартлау булган. Бу "Бешикташ" футбол командасының “Бурсаспор" командасы белән матч уздырган вакытына туры килгән. Шартлауларның берсен үзен үлемгә илткән кеше башкарган булуы мөмкин. Җирле ММЧ хәбәр иткәнчә, миналанган автомобиль полиция автобусын бәрдергән. Нәтиҗәдә, 38 кеше һәлак булган, 155енең тәне казаланган, аларның 14е интенсив терапия бүлегендә кала бирә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100