news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Истанбулда «Татарча диктант» һәм Татарстан байрагы көне була

27 ноябрьдә 14.00 сәгатьтә Төркиянең Истанбул шәһәре үзәгендәге Солтанәхмәттә Татарстан байрагы көне хөрмәтенә очрашу, чәй эчү һәм бөтен татар дөньясына кушылып «Татарча диктант» язу узачак, дип хәбәр итте Бөтендөнья татар конгрессы.

Диктант тәмамланганнан соң, Татар байрагына багышланган бәйрәм чәе белән очрашу дәвам итәчәк. Кунаклар Татарстан байрагы тарихы белән таныша һәм үзара аралаша алачак. Һәр кунакка истәлекле бүләкләр тапшырылачак, диелә хәбәрдә.

«Татарча диктант» акциясендә катнашучылар өчен махсус каләмнәр дә ясатылган. Каләмнәр 2023 елда татар язучысы һәм милләтебезнең күренекле иҗтимагый эшлеклесе Гаяз Исхакый тууына 145 ел булуы уңаеннан ясатылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot