news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Истанбулда татар яшьләре беренче тапкыр күмәкләшеп бәлеш пешергән

Татар халык ашларын әзерләү буенча мастер-классны төрек милләте шеф-повары Ясин күрсәткән.

Истанбулда татар яшьләре беренче тапкыр күмәкләшеп бәлеш пешергән
Айгөл Галиуллина

(Казан, 24 октябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Истанбулда Идел-Урал төркиләре җәмгыяте яшьләре беренче тапкыр күмәкләшеп бәлеш пешергән. Татар ашлары мастер-классын төрек милләтеннән Ясин исемле шеф-повар уздырган. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Төркия яшьләре бүлеге вәкиле Айгөл Галиуллина хәбәр итте.

“Безгә бәлешне татар мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, татар телен яраткан төрек ясады. Безгә ул мастер-класс күрсәтте. Ул бәлеш кенә түгел, гөбәдия һ.б. татар халык ашларын пешерә белә. Ясин татар ашларын еш пешерә, татарча сөйләшергә дә ярата”, - диде ул.

Айгөл Галиуллина сүзләренчә, бәлеш пешерү кичәсендә бары тик татар телендә генә сөйләшү шарт булган. “Калфак һәм алъяпкыч таккан кызлар, түбәтәй кигән егетләр рәхәтләнеп татар җырларын җырлап, самовар куеп, кыстыбый да пешереп кунак булдылар. Барлыгы унбишләп кеше килде. Чараның төп оештыручысы - Идел-Урал төрекләре мәдәният һәм ярдәмләшү җәмгыяте рәисе Гөлтән Ураллы”, - диде ул.

Чарага татар мәдәнияте белән кызыксынган казах һәм төрек милләте кешеләре дә килгән.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100