news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Истанбулда татар-төрек рәссамы җитәкчелегендә «Күпер» рәсем күргәзмәсе ачылды

«Күпер» күргәзмәсендә Россия һәм Төркиядән 16 яшь рәссамның 50гә якын әсәре урын алган.

Истанбулда татар-төрек рәссамы җитәкчелегендә «Күпер» рәсем күргәзмәсе ачылды
Рушания Алтай

(Истанбул, 24 гыйнвар, «Татар-информ», Рушания Алтай). Истанбулда татар-төрек рәссамы Айгөл Окутан җитәкчелегендә төрек-рус рәссамнарының рәсем күргәзмәсе ачылды. Сәнгать чарасының иганәчесе — «Лукойл» нефть-газ компаниясе.

Бәйсез сәнгать фонды тарафыннан оештырылган күргәзмә «Күпер» дип исемләнгән. Анда сигез төрек, ун ике рус рәссамының 50гә якын әсәре урын алган.

Күргәзмәне ачу тантанасына РФның Истанбул баш консулы Андрей Буравов, Төркия мәдәният министрлыгы вәкиле Җошкун Йылмаз, Фатих районы хакимият башлыгы Әргүн Туран, Бәйсез сәнгать фонды башкарма комитеты башлыгы Хулия Языҗы катнаштылар.

РФның Истанбулдагы баш консулы Андрей Буравов чыгышында күргәзмәнең чын мәгънәсендә күпер ролен башкаруына басым ясады.

«Бу күргәзмәне ике илне һәм ике халыкны берләштерүче күпер итеп бәяләү урынлы булыр. Аның әһәмияте шунда: биредә ике илнең дә яшь рәссамнарының иҗатлары тәкъдим ителгән. Бу исә илләребез арасындагы дуслык, туганлык мөнәсәбәтләренең якты киләчәгенә ишарәли. Аларга уңышлар телим», — дип сөйләде.

Күргәзмәнең координаторы Айгөл Окутан «Күпер» күргәзмәсенең чишмә башы булып Алабугада үткән «Басня» иҗат лабораториясе эшчәнлеге торуын белдерде.

«Рус һәм төрек яшь рәссамнарының Алабугада башланган иҗади энергияләре Россия белән Төркия арасындагы мәдәни багланышларда яңа офыклар ача. Тамашачылар „Күпер“ күргәзмәсе аша әлеге яшь сәнгать әһелләренең матур хезмәттәшлек җимешләрен генә түгел, аларның ике ил арасында үзара хөрмәт һәм мәдәни үсеш күпере салуларын да күрәләр», — диде.

«Күпер» күргәзмәсе Истанбул губернаторлыгы янындагы Бәйсез сәнгать фонды бинасында 8 февральгә кадәр дәвам итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100