news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Истанбулда төрки дөньяда хатын-кыз роле турында фикер алышачаклар

Конференциягә җирле һәм чит ил массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырылган.

(Казан, 6 март, «Татар-информ»). 9 мартта Төркиядә «Төрки дөньяда хатын-кыз» темасына багышланган беренче халыкара конференция узачак. Бу турыда «Анадолу» агентлыгы хәбәр итә.

Конференцияне Болгария төрки мәдәният ассоциациясе (BULTÜRK), Истанбулның Байрампаша муниципалитеты, Мордова Дуслык, мәдәният һәм бердәмлек ассоциациясе һәм Болгария Стратегик тикшеренүләр үзәге оештыра.

«Конференция бик мөһим. Без хатын-кызларның актуаль проблемаларына игътибар җәлеп итә торган халыкара мәйданчык булдырырга телибез. Конференциягә җирле һәм чит ил массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырылган», - диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100