Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Истанбулда төрки дөнья фильмнары атналыгы башланды
Чараның өченче көнендә Татарстанның беренче татар телле мюзиклы «Әпипә» күрсәтелә.
(Истанбул, 19 декабрь, «Татар-информ», Рушания Алтай) Истанбулда башланган II Төрки дөнья фильмнары атналыгында төрек тамашачысына 9 төрки җөмһүриятнең фильмнары тәкьдим ителәчәк.
Төрки дөнья фильмнары атналыгы төрек-япон режиссерларының уртак хезмәте булган «Эртугрул — 1890» фильмы белән башланды. Чараның өченче көнендә Татарстанның беренче татар телле мюзиклы «Әпипә» күрсәтеләчәк.
Төрки дөнья фильмнары атналыгы Төрки дөнья журналистлар берлеге тарафыннан Төркия мәдәният һәм туризм министрлыгы, Истанбул мэриясе һәм Төркия университетларының кинематография бүлекләре ярдәме белән үткәрелә.
Фильмнар фестиваленең ачылу тантанасына Төркия мәдәният һәм туризм министрлыгы, Истанбул мэриясе җитәкчеләре, Төрки дөнья кинематографистлары берлеге, Евразия мәдәният һәм сәнгать җәмгыяте әгъзалары, чит илләрнең Истанбулдагы дипломатлары, күренекле төрек артистлары, төрле сәнгать оешмалары, казах, кыргыз, үзбәк, татар диаспорасы вәкилләре катнашты.
Фильм атналыгын оештыру комитеты җитәкчесе Мәндәрәс Демир сәламләү чыгышында: «Бу фильм атналыгы төрки халыкларның кино сәнгатен таныту платформасы булу белән бергә төрки кино сәнгатен үстерүгә дә хезмәт итә. Биредә тәкъдим ителгән фильмнарны март аенда Кыргызстанда күрсәтәчәкбез. Аннары Татарстанга юл тотабыз. Шулай итеп бик күп төрки җөмһүриятләрнең киносөючеләре төрки дөнья фильмнарын карау бәхетенә ирешәчәк», — диде.
Кичә төрки дөньяның кино сәнгате оешмасы җитәкчеләренең утырышы булды. Анда Татарстаннан «Татаркино» җитәкчеләре дә катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз