news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Истанбулда төрки дәүләтләр турында китап тәкъдим ителә

Төркиядә “ТЮРКСОЙ һәм төрки дөнья” чарасы үтәчәк.

(Казан, 17 февраль, “Татар-информ”). 20 февраль көнне “Төркестан – ул төрки дөньяның мәдәни башкаласы - 2017” мәдәни чаралар кысаларында  “ТЮРКСОЙ һәм төрки дөнья”  чарасы үтәчәк, дип белдергәннәр Истанбул мэриясендә. Бу хакта “Анадолу Агентлыгы” хәбәр итә.

Чараны оештыручылар – Истанбул мэриясе каршындагы Kültür AŞ оешмасы һәм Халыкара төрки мәдәният оешмасы (ТЮРКСОЙ). Шулай ук чарада Kültür AŞ башлыгы Невзат Кютюк һәм ТЮРКСОЙ генераль секретаре, профессор Дюсен Касеиновның катнашуы көтелә.

Чара кысаларында китаплар тәкъдим ителәчәк. Алар ТЮРКСОЙ тарафыннан Әзербайҗан, Казахстан һәм Кыргызстанның бәйсезлегенә 25 ел тулу уңаеннан әзерләнгән.

Шулай ук бу көнне Төркиягә багышланган фотокүргәзмә дә үтәчәк.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100