news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

СССР компьютер системаларына нигез салучы Бәшир Рәмиевне Истанбулда искә алдылар

Дәрдмәнде искә алу җыенында Гөнүл Пултар Рәмиевләр гаиләсенең нәсел шәҗәрәсе белән таныштырды.

СССР компьютер системаларына нигез салучы Бәшир Рәмиевне Истанбулда искә алдылар
Рушания Алтай

(Истанбул, 25 ноябрь, «Татар-информ», Рушания Алтай). Танылган хәйрияче Шакир һәм Закир Рәмиевләрнең Төркиядәге нәсел дәвамчысы, әдәбият галиме Гөнүл Пултар Советлар Берлегендә иң беренче булып электрон хисаплау машинасын уйлап табучы кешенең Рәмиевләр нәселеннән — шагыйрь Дәрдмәнднең оныгы булуын ачыклады.

Гөнүл Пултар бу хакта «Идел-Урал төркиләренең иҗтимагый һәм мәдәни тормышында Рәмиевләр гаиләсенең тоткан урыны» дип аталган фәнни җыенда сөйләде. Ул Рәмиевләр гаиләсенең нәсел шәҗәрәсе белән таныштырды, әбисе — Шакир Рәмиев кызы Камиләнең туган-тумачалары хакында киң мәгълүмат бирде, Рәмиев нәселеннән чыккан күренекле шәхесләрне аңлатты.

Гөнүл Пултар Советлар Берлегенең беренче комьпютерын уйлап табучы Дәрдмәнд оныгы Бәшир Рәмиев хакында аеруча тәфсилләп сөйләде. Бәшир –Дәрдмәнднең Искәндәр исемле улының малае. Аның яшүсмер вакытта ук үзенчәлекле көймәләр, очкычлар, танклар, радио белән идарә ителә торган бронепоезд уйлап табуын, соңгысының хәтта Мәскәүдәге күргәзмәдә тәкъдим ителүен аңлатты.

Гөнүл ханым Бәшир Рәмиевнең әле 18 яше тулганчы ук Бөтенсоюз уйлап табучылар җәмгыятенә әгъза кабул ителүен, аның хакында ул чорның «Огонек», «Известия», «Комсомольская правда» кебек матбугатларда мәкаләләр басылуын белдерде.

«Бәшир Рәмиевнең әтисе Искәндәр Октябрь инкыйлабыннан соң ата –бабасыннан калган алтын приискасында эшли, 1938 елда кулга алына. Әтисенең „халык дошманы“ ярлыгы аркасында Бәшир Мәскәү энергетика институтыннан куыла, Сталин премиясе бирелгәч кенә аңа бер бүлмә бирәләр, карьерасында да, зур ачышлар ясавына карамастан, үзен алгы планга чыгарырга тырышмый», — дип сөйләде Гөнүл Пултар.


Бәшир Рәмиев (01.05.1918 — 16.05.1994) — СССРда беренче «Электрон хисаплау машинасы» проектлары — «Стрела» һәм «Урал» серияләренең авторы. Ул уйлап чыгарган җиһазлар конструкторлык бюроларына, институтларга, хәтта «Байконур» космодромының очышлар белән идарә итү үзәгенә дә куела. Хезмәтләре өчен «РСФСРның атказанган уйлап табучысы» исеменә һәм Сталин премиясенә лаек күрелә.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100