news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Истанбулда Шиһабетдин Мәрҗанигә багышланган конференция үтә

Истанбул университетында оештырылган фәнни чарада Татарстан галимнәре дә катнаша.

(Истанбул, 18 декабрь, “Татар-информ”, Рушания Алтай). КФУның Көнчыгышны өйрәнү һәм һәм халыкара мөнәсәбәтләр институты галиме Азат Ахунов һәм Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты фәнни хезмәткәре Динара Мәрданова Истанбулда Мәрҗанинең тууына 200 ел тулуга багышланган фәнни конференциядә катнаша. Бу хакта “Төрек учаклары” иҗтимагый корылышының Истанбул бүлекчәсе хәбәр итә.

16-17 декабрь көннәрендә үтә торган фәнни җыен "Тууына 200 ел тулганда Шиһабетдин Мәрҗани: Ислам фикерләвендә тәҗдит һәм яңадан тормышка ашыру” дип атала. Ул Истанбул университеты тарих бүлеге һәм “Төрек учаклары” корылышы тарафыннан оештырылган.

Чараның беренче көнендә филология фәннәре кандидаты Азат Ахунов “Ш.Мәрҗани хезмәтләрендә Идел буенда исламлаштыру мәсьәләләре” дигән темага доклад укыды. Яшь галимә Динара Мәрданова “XIX гасырның соңгы елларында Ш.Мәрҗани һәм аның Идел буе төбәгендәге көндәшләре белән инаныч мәсьәләләре буенча бәхәсләшүләренә бер мисал” дип исемләнгән доклад белән чыкты.

Төрек галимнәреннән Исмәгыйл Түркоглу Ш.Мәрҗанинең тормышы һәм эшчәнлеге турында сөйләде, Сүнмәз Кутлу Ш.Мәрҗанинең Хәнәфи-Матуриди мохите белән бәйләнеше хакында кызыклы мәгълүматлар җиткерде.

Бүгенге утырышта Анкара университеты аспиранты, татар егете Ильяс Мифтахов Зыя Кемали һәм аның төрек-ислам тәҗдит традицияләренә керткән өлеше турында сөйләячәк.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot